ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Инвалид баланы җәмгыятькә интеграцияләүне җиңеләйтә торган кораллар, техника, җиһазлар һәм хезмәтләр ана капиталы акчалары хисабына сатып алырга мөмкин.

Ата-аналар кирәкле әйберләрне үзләре сатып алалар, ә соңрак чыгымнарны сертификат суммасыннан компенсациялиләр.

Акчаларны ана капиталына хокук биргән бала тугач ук теләсә кайсы балага юнәлтергә мөмкин.

Игътибар итегез! Бу акчаларны медицина хезмәтләренә, реабилитация чараларына, техник реабилитация чараларына һәм инвалид балага федераль бюджет акчалары хисабына бирелә торган хезмәтләргә сарыф итәргә ярамый.

Сатып алырга рөхсәт ителгән товарлар һәм хезмәтләр исемлеген социаль Фонд сайтында табып була.

Консультацияне социаль мәсьәләләр буенча Бердәм контакт-үзәккә шалтыратып алырга мөмкин: 8-800-1-00000-1

 


13
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

     Социаль фондның Татарстан   бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева һәм Татарстан Республикасы предприятиеләре ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев эшләүче гражданнарны социаль яклау системасының нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.

 

     «Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге бу килешүгә беренче тапкыр кул куя. Әмма якларның мәнфәгатьләре, алдагы елларда Социаль иминиятләштерү фондының региональ бүлеге белән килешү төзелгәндәге кебек үк, үзара тыгыз бәйләнештә. Безнең гражданнар хокукларын социаль яклау, хезмәтне нәтиҗәле саклау, предприятиеләрнең иминиятчеләре һәм хезмәткәрләре белән мәгълүмати хезмәттәшлекне профсоюз активлары белән берлектә тәэмин итүдә тыгыз хезмәттәшлек итәсебезгә  ышанам», - дип билгеләп үтте документка кул кую барышында Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин.

 

      Имзаланган өч яклы килешү социаль партнерларның предприятиеләрдә, оешмаларда һәм учреждениеләрдә иҗтимагый комиссияләр һәм профактивлар формалаштыру һәм алар эшчәнлегендә актив хезмәттәшлеген күздә тота. Бу иминиятләштерүчеләрнең мәҗбүри пенсия һәм социаль иминиятләштерүгә иминият взнослары түләү буенча җаваплылыгын арттыруга өстәмә ярдәм итәчәк.

       Исегезгә төшерәбез, 2023 елда эш бирүчеләрнең җитештерүдәге имгәнүләрне киметү буенча кисәтү чараларын үткәрүгә моңа кадәр исәпләнгән иминият кертемнәреннән мәҗбүри социаль иминиятләү чыгымнарын тотып калганнан соң  20%ын файдалану хокукы бар. Иминиятләштерүче акчаны пенсия алды һәм пенсия яшендәге хезмәткәрләрне шифаханә-курорт дәвалануына юнәлтергә планлаштырган очракта чыгымнар күләмен  30% ка кадәр артырга мөмкин.

     Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге производствода бәхетсезлек очракларының һәм һөнәри авыруларның санын киметү ягында. Бары тик быел гына хезмәтне саклау чараларын тәэмин итүгә Россия Социаль фонды бүлеге 545 миллион сумнан артык акча күчерде.

      Россия Социаль Фондының  кисәтү чараларын финанслау  турында бөтен мәгълүматлар, шулай ук кирәкле документлар исемлеге белән Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд сайтындагы махсус бүлектә танышырга мөмкин.

 

 

 

Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча

бүлекчәсенең Контакт –үзәге  8 800 1-000-001

Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru                                 

                                                       


1
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Зур эш стажы булган кешеләр картлык буенча иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләргә һәм лаеклы ялга ике елга иртәрәк чыгарга хокуклы.

Моның өчен ир – атларга ким дигәндә 42 ел, ә хатын-кызларга ким дигәндә 37 ел эшләргә кирәк.

"Зур стаж өчен вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен рәсми эш, вакытлыча эшкә сәләтсезлек чоры, шулай ук армиядә чакырылыш буенча хезмәт итү исәпкә алына. Хәрби хезмәтне үтү чорында яки ирекле формированиедә махсус хәрби операциядә катнашу икеләтә күләмдә иминият стажына исәпләнә", - дип сөйләделәр Кайбыч районында социаль фондның клиент хезмәтендә.

Әмма стажга бала карау буенча отпуск, картлар яки инвалидлар карау, эшсезлек буенча пособие алу чоры кермәячәк. Бу искәрмә вакытыннан алда пенсия алу хокукына кагыл

Кайбыч районы прокуратурасы һәлак булган махсус хәрби операциядә катнашучының әтисенең мөрәҗәгате буенча тикшерү үткәрде. Гариза бирүче җинаять китергән зыянны түләтергә ярдәм итүен сорады.

Җинаять эшен тикшерү барышында гариза бирүченең интернет-мошенниклар корбаны булуы ачыкланган, алар алдау юлы белән аңардан 500 мең сум акча урлаган. Зыян күрүче акчаларны Ивановск өлкәсендә яшәүче «дроппер» хисабына күчерә.

Закон буенча, закон нигезендә башка кеше хисабына милекне сатып алган яки саклаган кеше соңгысына нигезсез сатып алынган яки сакланган милекне – нигезсез баетуны кайтарырга тиеш. Шуңа бәйле рәвештә прокуратура Иваново шәһәренең

Совет район судына ир-атка нигезсез алынган 500 мең сум күләмендә акчаны түләтү турында дәгъва белән мөрәҗәгать итә.

Дәгъва карала.


25
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

     Татарстан Социаль фонды инвалидлыгы булган 33 меңнән артык кешене тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итте.  2023 ел башыннан Татарстан Социаль фонды инвалидларга 11 меңгә якын техник тернәкләндерү чарасы биргән. Техник чаралар исемлегенә кресло-коляскалар, протезлар, ортезлар, абсорбацияләүче  киемнәр һәм башка эшләнмәләр керә.

        Якынча 33,8 мең кешегә 9 858,8 мең тернәкләндерү чарасы  натураль  рәвештә бирелгән. Шулай  ук  инвалидлыгы  булган 1,8 мең граждан 321,1 мең  тернәкләндерү чарасын электрон сертификатлар буенча алган. Алар үзләренә кирәкле эшләнмәләр өчен мөстәкыйль рәвештә  сертификат ярдәмендә түләгән Тагын 4,1 мең инвалид   үзләре сатып алган 648,9 мең тернәкләндерү чарасы өчен компенсация алды.

        Инвалидлыгы булган кешеләр тернәкләндерүнең техник чараларын һәм протез-ортопедик эшләнмәләрне алу ысулын үзләре сайлый алалар. Техник тернәкләндерү чарасын натураль  формада  алу өчен Россия Социаль фондына гариза бирергә кирәк. Эшләнмәләрне мөстәкыйль рәвештә сатып алган очракта  Социаль фонд компенсация түләячәк.  Махсус кибетләрдә  тернәкләндерү чараларын электрон сертификат кулланып сатып алырга мөмкин.

       "Июньдә электрон сертификаттан файдалану мөмкинлекләре киңәйтелде, ә тернәкләндерү чаралары  исемлегенә югары һәм түбән очлыклар протезлары да кертелде. Бүген сертификат ярдәмендә 270 кә якын тернәкләндерү чарасы, шул исәптән заказга эшләнгән индивидуаль эшләнмәләрне сатып алырга мөмкин. Социаль фонд тернәкләндерүнең техник чараларын сайлау һәм сатып алу өчен электрон Каталог эшләгән. Моннан тыш сайтта компенсация һәм электрон сертификат суммаларын исәпләп чыгарырга, шулай ук башка файдалы мәгълүмат алырга мөмкин. Электрон сертификат буенча эшләнмәне 8 көн эчендә алып була, ә контракт буенча сатып алу 3 айга кадәр сузылырга мөмкин», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин.


23
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

        Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин һәм республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.

       Хезмәттәшлек кысаларында министрлык Россия Социаль фондының төбәк бүлегенә муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тарафыннан күрсәтелә торган түләүле  хезмәтләр турында белешмәләр тапшырачак. Хәзер ата-аналарның  ана капиталын балага(балаларга)  белем бирүгә юнәлтү  турындагы  гаризалары фондка кирәкле документларны  тапшырмыйча гына каралачак.

       "Моңа кадәр Россия Социаль фондының төбәк бүлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең һәркайсы белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешүләр имзалаган иде, бу билгеле бер кыенлыклар тудырды, чөнки мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең барысы да сакланган элемтә каналлары буенча электрон документ әйләнешенә әзер түгел иде. Яңа килешү Социаль фонд тарафыннан ана капиталы акчаларын балаларга мәктәпкәчә белем бирү өчен куллану буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтү процессын гадиләштерә һәм тизләтә. Шул рәвешле, без гаризаларны карау срогын 5 эш көненә кадәр кыскарттык, димәк, карар чыгару һәм ана капиталы акчаларын мөрәҗәгать итүчеләр счетларына  күчерү сроклары да кыскара ", - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин.

        Исегезгә төшерәбез, ана капиталыннан файдалану турындагы гаризаны ата-аналар, элеккеге кебек үк, дәүләт хезмәтләре порталындагы  шәхси кабинет аша, Социаль фондның клиент хезмәтендә яки күпфункцияле үзәккә килеп тапшыра алалар.

       Сораулар белән 8-800-1-00000-1 телефоны аша  Социаль фондның Татарстан бүлеге контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин (шалтырату бушлай).


17
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

        Бала карау буенча ялны әниләр  генә түгел, әтиләр дә рәсмиләштерә ала. Татарстанда бүгенге көнгә 1000 якын ир-ат үзенә шундый  ял рәсмиләштергән.

        Бала карау буенча ялны рәсмиләштерү өчен ата-анага эш бирүчегә декрет ялы бирү һәм түләү билгеләү турында гариза тапшыру да җитә.

       "Бала карау буенча ял балага 3 яшь тулганчы бирелә. Әмма  айлык пособие бала 1,5 яшькә җиткәнче генә түләнә. Мондый пособиене декретка киткәнче эшләмәгән ата-аналар ала. Максималь пособие күләме уртача хезмәт хакының 40% ын тәшкил итә, ләкин 33,2 мең сумнан артмый, - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин.

        Ата-ана бала карау буенча декрет ялында булганда, аның пенсия хокуклары формалаша, чөнки бу чор иминият стажына кертеп исәпләнә.

       Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бала карау буенча ялны баланың әнисе яки әтисе генә түгел, бабасы, әбисе һәм теләсә кайсы туганы яки опекуны да рәсмиләштерә ала.

       Гаиләдә бер елда ике бала, игезәкләр яисә берьюлы өч бала туган очракта бала карау буенча ялга әти-әниләрнең икесе дә китәргә мөмкин.


10
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

         Социаль фондның Татарстан бүлеге махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына  түбәндәге социаль ярдәм чараларын күрсәтә:

 

         - чакырылыш (мобилизацияләнү) буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрнең баласына 15 548 сум күләмендә айлык пособие.

 

        Түләү әтисенең хәрби хезмәт итү чорында бала туган көннән башлап билгеләнә. Акчалар балага өч яшь тулганчы,  әтисенең хезмәте тәмамланган көнгә кадәр  түләнә.

 

        - йөклелек  срогы 180 көннән дә ким булмаган  йөкле хатыннарга бер тапкыр 36 278 сум күләмендә  пособие түләнә.

 

          Мобилизацияләнгән  хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итүнең тагын бер чарасы - ул махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләренә ташламалы шартларда билгеләнә торган бердәм пособие. Пособие билгеләгәндә, мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең элек алган  хезмәт хаклары, премияләр, эшкуарлык кереме исәпкә алынмый.

 

          Мобилизацияләнгән гражданнарга нуль керем кагыйдәсе дә кагылмый:  ир белән хатынның объектив сәбәпләрсез рәсми хезмәт хаклары булмыйча,  гаилә мохтаҗ дип танылган очракта да пособие билгеләнәчәк. Моңа кадәр  ир йә хатынның кереме булмау сәбәпле пособие билгеләнмәгән булса, гаилә  Россия Социаль фонды бүлегенә түләү билгеләүне сорап  кабат мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

          Исегезгә төшерәбез, мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакыру фактын раслаучы документлар мөрәҗәгать итүче тарафыннан мөстәкыйль рәвештә тапшырыла. Пособие 6 айга билгеләнә. Шул вакыт узгач, гаилә яңадан гариза бирә ала.

 

         Моннан тыш, Татарстан Социаль фонды, хәрби җәрәхәт алу  нәтиҗәсендә инвалид дип танылган гражданнарга 1000 сум күләмендә өстәмә айлык матди тәэмин итүне билгели.

 

         Хәрби хезмәткә чакыру буенча хәрби хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган яки хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң хәрби җәрәхәт алу  нәтиҗәсендә вафат булган хәрбиләрнең балаларына ай саен 2 815 сум күләмендә пособие билгеләнә.

 

         Сугыш хәрәкәтләре ветеранына ай саен 3 896 сум күләмендә акчалата түләү билгеләнә, ә һәлак булган ветеранның гаилә әгъзаларына ай саен 2 125 сум күләмендә түләү билгеләнә ала. Бу ярдәм чарасын алу өчен сугыш хәрәкәтләре ветеранының таныклыгы кирәк.

 

        Хәрби хезмәт вакытында һәлак булган хәрбиләрнең тол хатыннары торак биналарына түләү чыгымнарына бәйле рәвештә компенсация түләүләре алу хокукына ия. Түләү күләме айлык коммуналь хезмәтләр чыгымнарының 60% тәшкил итә, шул исәптән стационар шәһәр телефонын урнаштыру чыгымнары.    

 

          Хәрби хезмәт вакытында һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына шәхси торак йортларын ремонтлауга акча билгеләнә ала.

 

         Бу түләүләрне дәүләт хезмәтләре Порталы аша яки шәхсән социаль фондның клиентлар хезмәтендә, күпфункцияле үзәкләрдә рәсмиләштерергә яки «Ватанны саклаучылар»фондына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

         Социаль ярдәм чараларын билгеләү мәсьәләләре буенча консультацияне контакт-үзәк телефоны аша алырга мөмкин: 8-800-1-00000-1 (бушлай шалтырату).

 

 

 


2
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

          Күп бала тәрбияләүче аналар пенсиягә вакытыннан алда чыгарга мөмкин. Әлеге контекстта сүз биш һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызлар турында бара. Алар пенсиягә 50 яшендә чыгарга хокуклы. Шул ук вакытта дүрт һәм өч бала үстерүче аналар элеге хокуктан   56 һәм 57 яшьтә файдалана ала. Бүген Татарстанда 17 меңгә якын хатын-кыз иминият пенсиясен вакытыннан алда ала.

          Күп балалы аналарга вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен түбәндәге  таләпләр үтәлергә тиеш : 15 ел хезмәт стажы булу, 23,4 пенсия коэффициенты туплау, балаларны 8 яшькә җиткәнче тәрбияләү һәм ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү йә уллыкка алуны юкка чыгару факты булмау.

Татарстанлылар аша хезмәт стажы һәм пенсия коэффициентларының санын sfr.gov.ru сайтындагы шәхси кабинетларында яки дәүләт хезмәтләре порталында ачыклый алалар

 


11
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

2023 елның 1 гыйнварыннан медицина хезмәткәрләренең аерым категорияләре өчен дәүләт ярдәменең яңа чарасы эшли башлады. Ай саен бирелә торган акчалата түләү сәламәтлек саклауның беренче звеносы, район үзәк, район һәм участок хастаханәләре табибларына, шулай ук станцияләрдә һәм ашыгыч ярдәм бүлекләрендә эшләүче медицина хезмәткәрләренә түләнә. Медицина оешмасы сәламәтлек саклауның дәүләт яки муниципаль системасына керергә һәм ОМСның (мәҗбүри медицина иминиятдәштерү) база яки территориаль программаларында катнашырга тиеш.

Медицина хезмәткәренең категориясенә һәм медицина оешмасының төренә карап, түләү күләме 4,5 мең сумнан 18,5 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Табиблар түләүләрне проактив режимда ала, акча алу өчен аларга берни дә эшләргә кирәкми. Ай саен медицина оешмалары Татарстан Социаль фонды бүлегенә электрон реестрлар җибәрә. Аларда махсус түләү алырга хокуклы хезмәткәрләр турында белешмәләр, билгеләнгән түләүләр суммалары һәм аларны исәпләгәндә файдаланылган мәгълүматлар бар. Бу реестрлар нигезендә фонд хезмәткәрләрнең банктагы счётына яки МИР картасына 7 эш көне дәвамында акча күчерә. Социаль фонд счет реквизитларын шулай ук медицина учреждениеләреннән ала

Ел башыннан Татарстанда 27 000 медицина хезмәткәре гомуми суммасы 1 280 млн сум тәшкил иткән түләүләр алды

 

 

 

 

Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча

 бүлекчәсенең Контакт –үзәге  8 800 1-000-001

Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru                                 

        www.vk.com/sfr_rt,

    www.ok.ru/group/sfrtatarstan

       https://t.me/PFRTATARbot  

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International