ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Кайбыч районы башлыгы Мироновлар гаиләсенә беренче сабый тууы өчен бер тапкыр бирелә торган акчалата сертификат тапшырды.

Агымдагы ел башыннан ана капиталы программасы буенча бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм күрсәтү күләме артты, капитал акчасыннан файдалану тизләште һәм гадиләште. Бу турыда Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы  Бүлекчәсе  хәбәр итә.

         Гыйнвардан ана капиталы 3,7% ка индексацияләнде. Әлеге арту ана капиталы сертификатына ия  булучыларның барысына да һәм  барлык төр суммаларга да кагыла.

         Беренче балага  ана капиталы  17,3 мең  сумга артты һәм яңа елдан 483 882 сум тәшкил итә. Ата-ана сертификатны рәсмиләштермәгән яки аннан файдаланмаган, икенче бала 2020 елга кадәр туган очракта ике балалы гаиләләр дә шул суммага ия была.

Балалар 2020 елдан соң туса, индексацияләнгәннән соң сертификат 22,8 мең сумга арта һәм 639432 сум тәшкил итә. Беренче балага сертификат алып, аннары икенче бала тапкан яки уллыкка алган ата-аналар өчен дә дәүләт ярдәм арттырыла. Быелдан ана капиталына бу төр өстәмә 155 550 сум тәшкил итә. Сертификат акчасыннан тулысынча файдаланмаучыларның капиталлары да гыйнварда индексацияләнде.

         Болардан тыш үзгәрешләр капиталдан файдалану вакытына да кагылды. Быел ана капиталы һәм аннан файдалану вакыты тизләтелде. Ана капиталына сертификат бирүгә хәзер элеккеге унбиш урынына биш эш көне, аннан файдалану гаризасын карауга элеккеге бер ай урынына ун эш көне каралган. Программа буенча әлеге вакыт аралыгын аерым очракларда  гына озайтырга мөмкин.  Ведомостволар пенсия фонды сораган мәгълүматларны вакытында бирә алмаса, сертификат унбиш эш көне дәвамында рәсмиләштерелә. Ведомоство яки сертификат хуҗасы фондка кирәкле документларны яки мәгълуматлар тапшыруны тоткарлаган очракта капитал акчасыннан файдалану турында карар егерме эш көне дәвамында чыгарыла.

         Срокларны кыскарту-ана капиталы программасын үстерү юнәлешендә ясалган тагын бер адым. Моңа кадәр гаиләләр финанс ярдәмен тизрәк алсын һәм капиталны рәсмиләштерергә вакыт сарыф итмәсен өчен Пенсия фонды сертификатны проактив юл белән бирү эшен башлады. Бала туганнан соң, сертификат гариза кабул итмичә, автомат рәвештә рәсмиләштерелә. Моның өчен кирәкле барлык эшне фонд үзе башкара.

         Узган елдан башлап сертификаттан файдалану процедурасы шактый гадиләштерелде. Мәсәлән, программаның иң киң кулланылыштагы юнәлеше – кредит акчаларын торак төзелеше яисә йорт сатып алу эшен хәзер тулысынча кредит рәсмиләштерелә торган банкта ук эшләргә мөмкин. Пенсия фонды белән килешү төзелгән банкларда бу эчтәлектәге гаризалар кабул ителә. Болардан тыш, гаиләләр, балалар укыган өчен капитал акчасыннан түләгән очракта, Пенсия фондына түләп укыганлык хакында килешү кучермәсен китермиләр.Фонд бүлекчәләре әлеге мәгълүматларны илдәге уку йортлары белән төзелгән килешүләр нигезендә үзләре соратып ала.

         Гыйнвардан кайбер гаиләләргә ана капиталыннан ай саен түләнә торган акча да артты. Аның күләме регионда узган елның икенче кварталы өчен яшәү минимумына тигез. Быел әлеге тәләүне сорап мөрәҗәгать иткән гаиләләр ай саен 9713 сум акча алачак. Гаризаны узган елда язучыларга 9373 сум акча түләнә.

         Элеккечә, ана капиталыннан айлык түләү икенче балалары 2018 елдан соң туган гаиләләргә, балага өч яшь тулганчы түләнә. Моның өчен гаиләдә җан башынак керем ике яшәү минимумыннан артмаска тиеш.

         Гаиләнең 2021 елда әлеге төр түләүгә хокукы барлыгын ачыклау өчен, гаиләнең соңгы 12 айдагы тулаем керем суммасын башта 12 гә, килеп чыккан сумманы, яңа туган баланы да кертеп гаиләдәге кеше санына бүлергә кирәк. 2020 елдан башлап Татарстанда хезмәткә яраклы кешенең ике яшәү минимумы 20588 сум тәшкил итә.

         Гаризаны балага өч яшь тулганчы теләсә кайсы вакыт язарга мөмкин. Пенсия фондына балага 6 ай булганчы мөрәҗәгать иткән очракта айлык түләү бала туган көннән башлап билгеләнә һәм түләнә. Гариза  6 айдан соң язылса, түләү мөрәҗәгать иткән көннән башлана.

         Катлаулы эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә түләүләрне гадиләштерелгән вариантта рәсмләштерү дәвам итә. Шунлыктан ана капиталы хисабына ай саен бирелә торган  түләүләрнең срогы узган елның марты белән быелның марты аралыгында чыккан очракта, түләү автомат рәвештә озайтыла. Пенсия фонды сертификат хуҗасыннан гаилә әгъзаларының керем күләмен раслый торган  белешмә таләп итми.

 

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге 8-800-600-0-357

Интернет-ресурслар www.pfr.gov.ru , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

    www.ok.ru/group/58408636907571

     https://t.me/PFRTATARbot

 8-960-088-30-74

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.

pressa.pfr@gmail.com


19
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

Кичә район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма-учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды. Киңәшмәдә узган ике атнага йомгак ясадылар.


12
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

    1722 елның 12 гыйнварында Россия прокуратурасы институты барлыкка килә.Прокуратураны булдырып, Петр I аның алдына "эшләрдәге тәртипсезлекләрдән, гаделсезлектән, ришвәтчелектән һәм азаконсызлыктан барган явызлыкны юк итү яки бетерү" бурычын куя.

    Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү законлылыкның бер күрсәткече булып тора. Прокуратура эшчәнлеге нәтиҗәләре халыкның безнең эшкә ышанычының тотрыклы югары дәрәҗәдә булуын раслый.

    2020 елда 146 граждан бозылган хокукларын торгызу өчен район прокуратурасына мөрәҗәгать иткән. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча да тикшерүләр үткәрелде, мөрәҗәгать итүчеләр хокукларын яклау буенча чаралар күрелде.

     Моннан тыш, «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» Федераль законның җирле үзидарә органнары тарафыннан үтәлешен күзәтү буенча билгеле бер эш башкарылды. Бу өлкәдә 20 хокук бозу ачыкланган, 19 күрсәтмә кертелгән, аларны карау нәтиҗәләре буенча җирле үзидарә органнарының 17 вазыйфаи заты дисциплинар җаваплылыкка тартылган, бер вазыйфаи зат РФ КоАП 5.59 ст.буенча административ җаваплылыкка тартылган.

      Гомумән, районда прокуратура законлылыкның тотрыклы югары дәрәҗәсен тәэмин итә. Прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан гражданнарның хокукларын яклау буенча билгеле бер чаралар күрелде, төрле өлкәләрдәге законнарны бозуның 520 очрагы ачыкланды.

      Әйтик, прокурор протесты буенча 108 законсыз хокукый акт юкка чыгарылган, кертелгән 214 күрсәтмә буенча 259 зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган, суд тарафыннан 2241 мең сумлык 184 прокуратура дәгъвасы канәгатьләндерелгән, 21 вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылган, прокурор тикшерүләре нәтиҗәләре буенча 3 җинаять эше кузгатылган, судка 63 җинаять эше җибәрелгән.

      Без кабул иткән чаралар нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең хезмәт хакы буенча 18 миллион сумнан артык бурычы түләнгән.

Район прокуратурасы эшенең уңай нәтиҗәләренә җирле үзидарә органнары, полиция бүлекләре һәм Тикшерү комитеты, шулай ук башка хокук саклау органнары белән тыгыз бәйләнештә ирешелде.

       Ахырда прокуратура органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйсым килә, аларга эшләрендә уңышлар, нык сәламәтлек, иминлек телим.

 

 


11
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

2020 елда Кайбыч районы прокуратурасы тарафыннан коррупциягә каршы тору өлкәсендә билгеле бер эш башкарылды. Прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан бу өлкәдә закон бозуның 70тән артык очрагы ачыкланды.

Муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләренең керемнәре, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы мәгълүматлар тапшырганда коррупциягә каршы законнарны бозуның шактый булуы ачыкланды.

Кайбер муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан декларацияләрдә җир кишәрлекләре һәм торак йортлар, транспорт чаралары, банктагы счетлар, шулай ук кайбер керем төрләре күрсәтелмәгән. Прокуратура гаризасы буенча гаепле затлар дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

Прокурор тыкшынуының мөһим нәтиҗәләре булып коррупциягә каршы тору буенча норматив база булдыру тора.

Шулай итеп, «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль закон үзгәрешләренә бәйле рәвештә, прокуратура протестлары буенча муниципаль берәмлекләрдә муниципаль хезмәт турындагы нигезләмә законнар таләпләренә туры китерелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча бу өлкәдә бер җинаять эше кузгатылды. Тикшерү барышында «Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениясенең элеккеге директоры үзенең хезмәт урыныннан файдаланып, эш вакытын исәпкә алу табеленә ялган мәгълүматлар кертү юлы белән, район бюджетына 80 мең сумнан артык зыян китереп, эшчеләргә хезмәт хакы өчен билгеләнгән акчаларны урлавы ачыкланды.

РФ ҖК 286 ст.1 ө. һәм РФ Җинаять кодексының 159 ст. 3 ө. буенча прокурор тикшерүе материаллары, җинаять эзәрлекләве мәсьәләсен хәл итү өчен, ТР буенча РФ Тикшерү комитетының Югары Ослан районара Тикшерү идарәсенә җибәрелде. Хәзерге вакытта бу факт буенча җинаять эше кузгатылган һәм тикшерелә.

Шулай итеп, район прокуратурасы тарафыннан коррупциягә каршы тору турындагы законнарны бозуларны бетерү буенча прокурор реакциясе чараларының бөтен комплексы кабул ителә һәм агымдагы елда бу юнәлештә эш дәвам иттереләчәк.

 

 


22
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

       Президент Указы нигезендә агымдагы ел ахырына кадәр Татарстанда яшәүче 8 яше тулмаган 380 мең бала 5 әр мең сум акча алачак. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.

        Әлеге акча 2012 елның 18 декабре белән 2021 елның 31 марты аралыгында туган балаларга бирелә. Яңа төр түләү автомат рәвештә, балаларга моңа кадәр түләнгән 5 һәм 10 мең сум акчаны алуга язылган гаризаларга нигезләнеп билгеләнә. Бары 2020 елның 1 июленнән балалары туган, счет реквизитлары үзгәргән һәм 3 яшькә кадәрге  яисә 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга тиешле акчалата түләүгә мөрәҗәгать итмәгән гаиләләр генә гариза язарга тиеш.

       Исегезгә төшерәбез, узган ял көннәрендә Республикада Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтләрендә яңа төр түләүгә гаризалар кабул итү эше оештырылды.

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (8-800-600-0-357

Интернет-ресурслар www.pfrf.ruОписание: vk_logo_small_blue , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

Описание: facebook        www.facebook.com/pfrrt,

Описание: 5761ba6c7938615555c037d1        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

  Описание: 20150213095025!Одноклассники  www.ok.ru/group/58408636907571

   Описание: Описание: image-27-08-20-10-34https://t.me/PFRTATARbot

Описание: whatsapp-icon-concept_23-2147900930Описание: Описание: 5761ba6c7938615555c037d1Описание: Описание: 5761ba6c7938615555c037d1 8-960-088-30-74

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.

pressa.pfr@gmail.com


21
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Президент Указы буенча Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бүлекчәсе гаиләдәге 7 яшькә кадәрге балаларның һәркайсы (7 яшь тулганнарын да кертеп) исәбеннән балаларның әти-әниләренә, уллыкка алучыларга, опекуннарга һәм попечительләргә 5 әр мең сум акча түләячәк. Әлеге төр түләү 2020 елның 17 декабренә 8 яше тулмаган балаларга бирелә.

Бу түләүнең үзенчәлеге шунда: акча “социаль казначылык принцибы” буенча түләнәчәк – Пенсия фонды, гаиләләрдән агымдагы елның яз һәм җәй айларында алган гаризаларга нигезләнеп, акчаны исәпли һәм күчерә. Димәк, гаиләләргә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Шулай итеп, быел 3 яшькә кадәрге балалрга ай саен, 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга 1 тапкыр бирелгән акчаны алган гаиләләргә өстәмә түләү автомат рәвештә декабрьдә түләнәчәк.

Гаиләдә 1 июльдән соң бала туган булса яисә әти-әниләр ел дәвамында Пенсия фондына түләгән акчаларны сорап гариза белән мөрәҗәгать итмәгән очракта гына гариза язарга кирәк. Гаризада акча күчереләчәк банк счеты реквизитларын күрсәтү зарур. Гариза белән мөрәҗәгать итү өчен әле 3 ай вакыт бар – гаризалар 1 апрельгә кадәр кабул ителә. Моңа кадәр балаларга түләү алган ата-ананың банк реквизитлары үзгәргән очракта да яңа гариза языла.

Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта яисә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итеп тапшырырга мөмкин. Ата-аналарга ярдәм йөзеннән Пенсия фонды сайтында әлеге түләү турында аңлатмалар һәм аңа кагылышлы еш бирелә торган сорауларга җаваплар урнаштырылган.

Исегезгә төшерәбез: агымдагы елның июлендә Пенсия фонды гаиләләрдәге 16 яшькә кадәрге балаларга тиешле түләүне шул юл белән күчерде. Ул тулысынча әти-әниләр катнашыннан башка рәсмиләштерелде һәм Россиядә чагыштырмача кыска вакыт аралыгында шактый зур масштабта үткән беренче проактив чара булды.

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (8-800-600-0-357

Интернет-ресурслар www.pfrf.ruОписание: vk_logo_small_blue , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

Описание: facebook        www.facebook.com/pfrrt,

Описание: 5761ba6c7938615555c037d1        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

  Описание: 20150213095025!Одноклассники  www.ok.ru/group/58408636907571

   Описание: Описание: image-27-08-20-10-34https://t.me/PFRTATARbot

Описание: whatsapp-icon-concept_23-2147900930Описание: Описание: 5761ba6c7938615555c037d1Описание: Описание: 5761ba6c7938615555c037d1 8-960-088-30-74

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.

pressa.pfr@gmail.com


18
декабрь, 2020 ел
җомга

Татарстан республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе исегезгә төшерә: быелның икенче яртысыннан “инвалид” автомобиль билгесеннән файдаланучылар инвалид яисә инвалид бала йөртә торган транспорт чарасына түләүсез туктап тору урынына Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша, инвалидларның федераль реестры сайтында яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп рөхсәт алырга тиешләр.

“Түләүсез туктап тору урынына рөхсәт алу өчен инвалидларга бу ташламага хокуклары барлыгын дәлилләргә кирәк түгел, тиешле мәгълүмат операторы Россия Пенсия фонды булган федераль реестрдан алына.

Инвалидларның Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеген арттырган әлеге үзгәрешләр 2020 елның 1 июленнән гамәлгә керде”, - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин. Хәзер ташламалы туктап тору урыныннан транспорт чарасы турындагы мәгълүматны инвалидларның федераль реестрына керткән очракта гына файдаланып була. 1 яки 2 төркем инвалид йөрткән яисә әлеге төркем инвалидларны йөртүче автомобильгә генә түләүсез туктап тору урыныннан файдалануга рөхсәт бирелә. Мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнә алмаган 3 төркем инвалидлар да әлеге мөмкинлектән файдалана ала.

Исегезгә төшерәбез, автомобильне реестрга кертер өчен транспорт чарасының номерын күрсәтергә, исемлектән машина маркасын сайларга һәм инвалид туктап тору урыныннан файдаланачак вакыт аралыгын ачыкларга кирәк. Кертелгән мәгълүматлар реестрда 15 минуттан соң ук күренәчәк. Бу исә реестрга кертелгэн инвалид шәһәр буенча хәрәкәт иткәндә ул утырган такси да түләүсез туктап тору урыныннан файдалана ала дигән сүз. Моның өчен реестрга такси номерын кертү дә җитә. Кирәк булганда инвалид реестрдагы мәгълүматларны үзгәртә ала, реестрга соңыннан кертелгән мәгълүмат актуаль була. Бер кеше бер үк вакытта махсус тукталу урыныннан файдалану хокукы булган бер транспорт чарасыннан гына файдалана, ә бер автомобиль инвалидлыгы булган берничә кешегә беркетелә ала.

Исегезгә төшерәбез: 2020 елның 1 мартыннан 2021 елның 1 мартына кадәр инвалидлык билгеләүнең вакытлы тәртибе гамәлдә, аның буенча инвалидлыкны билгеләү процедурасы авыру кешене медик социаль экспертиза бюросына китереп тормыйча, медицина учреждениесе биргән документларга таянып башкарыла

 

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (8-800-600-0-357

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

    www.ok.ru/group/58408636907571

     https://t.me/PFRTATARbot

 8-960-088-30-74

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.

pressa.pfr@gmail.com


14
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Мәчетләрдә, чиркәүләрдә, синагогларда һәм башка дини объектларда террорга каршы саклануны тәэмин итү буенча нинди чаралар күрелергә тиеш?

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 05.09.2009 ел, № 1165 карары белән, дини оешмалар объектларының (территорияләренең) территорияләренең) террорчылыкка каршы сакланышына карата таләпләр һәм объектларның (территорияләрнең) дини оешмаларның иминлек паспорты формасы расланды.

Мондый объектларда террорчылык актлары кылу куркынычы дәрәҗәсенә һәм аларны башкару мөмкин булган нәтиҗәләргә карап, объектларның сакланышы торышын бәяләүне исәпкә алып, куркыныч категорияләре билгеләнә (1-3 категория).

Объектларның (территорияләрнең) террорчылыкка каршы сакланышын кирәкле дәрәҗәдә тәэмин итү максатларында, аларның категориясенә бәйсез рәвештә, түбәндәге чаралар гамәлгә ашырыла:

а) объектларны (территорияләрне) янгынга каршы саклау системалары белән җиһазлау;

б) яктырту системасы белән объектларны (территорияләрне) җиһазландыру;

в) җәмәгать берләшмәләре, оешмалар, казак җәмгыятьләре, дини оешмалар, объектларда (катнашучылар, хезмәткәрләр), хосусый сак оешмалары яки Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләренең федераль хезмәте карамагындагы оешманың хәрби һәм сакчылык бүлекчәләре тарафыннан объектларны (территорияләрне) физик саклау, гавами гыйбадәт кылу, башка дини йолаларны һәм тантаналарны уздыру чорында, аларда бер үк вакытта 50 дән артык кеше катнаша.;

г) вакытлы (тәүлегенә 3 тапкырдан да ким булмаган) объектларны (территорияләрне), аларның биналарын, җир асты коммуникацияләре системаларын, транспорт тукталышларын, шул исәптән аларда урнашкан потенциаль куркыныч участокларны һәм критик элементларны тикшерү һәм карап чыгу, алар видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылмаган очракта, кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч булган предметларны (матдәләрне) үз вакытында ачыклау өчен, видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылмаган);

д) объектларның (территорияләрнең) террорчылыкка каршы яклануын ачучы белешмәләргә, шул исәптән куркынычсызлык паспортларындагы мәгълүматка санкцияләнмәгән керүдән саклау;

е) объектларда (территорияләрдә) шикле затларны яисә предметларны ачыклаганда гамәл итү тәртибе турында, шулай ук объектларда (территорияләрдә) террорлык акты кылу куркынычы турында яисә кылу турында, шул исәптән эвакуация схемалары, объектларны (территорияләрне) кулланучы дини оешмаларның, авария-коткару хезмәтләренең, территориаль иминлек органнарының контакт белешмәләрен урнаштыру, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының территориаль органнары һәм Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәтенең территориаль органнары яки Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләрен ведомстводан тыш саклау бүлекчәләре.

 


12
декабрь, 2020 ел
шимбә

Коррупция төшенчәсе һәм коррупцион хокук бозулар өчен җаваплылык

БМО инициативасы белән ел саен 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көнне 2003 елда Мексиканың Мерида шәһәрендә югары дәрәҗәдәге Сәяси конференциядә БМОның Коррупциягә каршы Конвенциясенә кул кую өчен ачылды.

Документ имзаланган дәүләтләргә ришвәт, бюджет акчаларын урлау һәм коррупцион керемнәрне юк итүне җинаять дип игълан итүне йөкли. Конвенциянең бер нигезләмәсе нигезендә, коррупция нәтиҗәсендә кергән акчаларны кире кайтарырга кирәк.

2003 ел Конвенциясе-мондый төрдәге беренче документ. Ул барлык структураларның коррупциячеллеге милли байлыкка зыян китерә торган илләр өчен аеруча мөһим. Россия беренчеләрдән булып Конвенциягә кул куйды.

Гади гражданнарга кайвакыт бу гамәлләрнең коррупция булу-булмавын һәм аларның ни дәрәҗәдә җитди булуын билгеләү җиңел булмый.

«Коррупциягә каршы тору турында»Федераль законның 1 статьясында беркетелгән коррупция төшенчәсен белергә кирәк.

Коррупция астында физик зат тарафыннан үз вазифаи хәленең законлы мәнфәгатьләренә карамастан, үз вазифаи зат тарафыннан акча, кыйммәтләр, башка мөлкәт яки мөлкәти характердагы хезмәтләр, үзе яки өченче затлар өчен бүтән мөлкәт хокукларыннан файда алу яки күрсәтелгән физик затлар тарафыннан, шул исәптән юридик зат исеменнән яки мәнфәгатьләрендә законсыз рәвештә шундый файда алу максатларында законсыз рәвештә, үз вазифаларыннан законсыз файдалану аңлашыла

Югарыда күрсәтелгән билгеләр булмаган теләсә нинди гамәлләр яки гамәл кылмау коррупцион хокук бозулар булып тормый. Коррупцион хокук бозулар дисциплинар җинаятьләр, административ хокук бозулар яки коррупцион җинаятьләрдә чагылырга мөмкин.

Дисциплинар коррупцион җинаять – ул коррупциягә каршы тору турындагы законнарны бозучы, әмма җинаять яки административ хокук бозу булмаган затның гамәле яки гамьсезлеге.

Дәүләт яки муниципаль хезмәткәрләргә яллаучы (эш бирүче) вәкилен, прокуратура органнарын, хокук саклау органнарын коррупцион хокук бозулар кылуга тарту максатларында үзенә мөрәҗәгать итү очраклары турында хәбәр итмәү (законның 9 статьясы) иң киң таралган дисциплинар җинаятьләр булып тора (законның 9 статьясы).); дәүләт яисә муниципаль хезмәткәрләргә мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау буенча чаралар күрү, шулай ук яллаучы вәкиленә (турыдан-туры начальник) мәнфәгатьләр конфликты турында яки мәнфәгатьләр каршылыгына китерергә мөмкин булган кызыксынучанлык булуы турында хәбәр итү (законның 10 ст.); дәүләт (муниципаль) хезмәткәренең яки аның хатынының (а) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында дөрес булмаган тулы булмаган белешмәләр бирү яисә бирү (законның 8 ст.) һ. б.

Әйтик, дәүләт хезмәткәре хисап чорында фатир сатып алу өчен үз чыгымнары турында хатыны белән сатып алганчы өч ел эчендә җыелма керемнән артып киткән суммага мәгълүмат күрсәтмәгән.

Административ хокук бозу булып Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексында каралган гамәлләр яисә гамәл кылмау, аны кылган өчен административ җаваплылык билгеләнгән, ләкин җинаять булмаган гамәлләр коррупция билгеләренә ия булган гамәл яисә гамәл кылмау санала.

РФ Административ хокук бозулар кодексының коррупционерлар исемлегенә бары ике маддә генә керә: юридик зат исеменнән законсыз бүләкләү (ришвәт) һәм эш бирүче яисә эш заказчысы тарафыннан хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итү (РФ КоАП 19.28 ст.) һәм билгеләнгән исемлеккә кертелгән элеккеге яки гамәлдәге дәүләт яки муниципаль хезмәткәрне граждан-хокукый шартнамәсе шартларында эшләрне башкаруга җәлеп итү (РФ КоАП 19.29 ст.).

Коррупцион административ хокук бозулар турындагы эшләр бары прокурор тарафыннан гына кузгатыла.

РФ Җинаять кодексында каралган Иҗтимагый куркыныч, турыдан-туры гавами хезмәт авторитетына буйсынучы, вазыйфаи затларның нинди дә булса өстенлекләрне (милекне, аңа хокукларны, хезмәт күрсәтүләрне яки ташламаларны) законсыз рәвештә алуында яки соңгы шундый өстенлекләрне бирүдә чагылучы, иҗтимагый куркыныч гамәлләр (мәсәлән:

вазыйфаи зат тарафыннан үз вәкаләтләрен милек файдасына алу өчен файдалану (РФ ҖК 285, 286 ст.));
ришвәт бирү яки алу (матди кыйммәтләр, акча, ювелир эшләнмәләр, көнкүреш һәм башка техника, күчемсез милек, транспорт чарасы, балаларга яки ирләренә белем бирү өчен түләү, ял итүгә юллама һ. б.) вазыйфаи вәкаләтләрне башкарганда гамәлләр кылган, шул исәптән законны бозган өчен җаваплылыкны азат иткән өчен (290 ст., 291 ст., РФ ҖК 291 ст.);
вазыйфаи зат тарафыннан бюджет акчаларын урлау (РФ ҖК 159 ст. 3,4 ө.));
вазыйфаи зат яки хезмәткәр тарафыннан рәсми документларга ялган яки чынбарлыкны бозып ялган мәгълүматлар кертү (РФ ҖК 292 ст.) һ. б.
Әгәр сезне ришвәт бирергә мәҗбүр итәләр яки сез аны биргәнсез икән, бу хакта полициягә, Тикшерү комитетына яки прокуратурага хәбәр итегез, җинаятьне ачу һәм тикшерүгә булышыгыз. Бары тик шул очракта гына сез административ һәм җинаять җаваплылыгына ия түгелсез, сезгә карата Сезнең хокукларыгызны һәм ирекләрегезне саклау максатларында куркынычсызлык чаралары кулланылырга мөмкин.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International