Агымдагы елның 2 мартыннан башлап ана капиталы исәбеннән айлык түләүләрне күчерүнең узган елда коранавирус инфекциясе таркалу һәм аңа бәйле рәвештә чикләүләр кертелү сәбәпле кабул ителгән вакытлыча тәртипкә үзгәрешләр кертелде. Бу турыда Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бүлекчәсе хәбәр итә.
Узган елның апреленнән бүгенге көнгә кадәр гаиләләргә түләүләр ата-аналардан гаиләнең керем күләмен раслаган гариза алмыйча, Пенсия фонды тарафыннан автомат рәвештә күчерелеп килде. Хәзер түләүләрне дәвам иттерү өчен кабат гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы яисә Пенсия фонды порталындагы шәхси кабинет аша тапшырырга мөмкин. Гаризалар сертификат хуҗасыннан яки аның вәкиленнән фондның клиентлар хезмәтендә һәм күпфункөияле үзәкләрдә дә кабул ителә.
Исегезгә төшерәбез, ана капиталыннан айлык акчалата түләүдән икенче балага өч яшь тулганчы файдаланып була. Икенче балага бер яки ике яшь тулганнан соң, түләү алырга хокукы барлыгын раслар өчен гаиләгә Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки һәр түләү чоры бер елга гына исәпләнгән. Гаризалардан тыш гаиләдәге ата-ананың һәм балаларның айлык керемнәре турында белешмә дә сорала, уртача керем гаиләдәге һәр кешегә ике яшәү минимумыннан артмаска тиеш.
Быелдан башлап Пенсия фонды мәгълүматьләрне үзе җыю сәбәпле, гаиләләрнең купчелегенә айлык керем күләмен дә исбатларга туры килмәячәк. Мәгълүматлар фондның үз базасыннан, социаль тәэминатның бердәм мәгълүматлар системасыннан, Федераль салым хезмәте мәгълүматлары да кертелеп баручы ведомствоара хезмәттәшлек системасыннан алына.
Ата-ананың берсе хәрби, коткаручы, полиция хезмәткәре яисә башка көч структурасы хезмәткәре булган, гаиләдә стипендия яисә берәр уку йортының грантын алучы булган очракта керем күләмен расларга кирәк булачак.
“Ана капиталы исәбеннән айлык акчалата түләү алу өчен икенче бала туганнан соң өч ел дәвамында мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Балага алты ай тулганчы мөрәҗәгать иткән очракта акча бала туган яисә уллыкка алынган көннән башлап барлык айлар өчен дә түләнә. Мөрәҗәгать балага яшь ярым булып төркәлгән очракта, акча гариза бирелгән көннән түләнә башлый”,- ди Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
2020 елда ана капиталы исәбеннән гаиләләргә 169 миллион сум акча түләнгән, бу алдагы ел белән чагыштырганда ике тапкырга артык.
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге 8-800-600-0-357
Интернет-ресурслар www.pfr.gov.ru , sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
8-960-088-30-74
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.
2021 елның 25 февралендә Кайбыч районы прокуроры Сөләйманов Алмаз Багай авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте.
Район прокурорына шәхси кабул итүгә җирлектәге 3 кеше мөрәҗәгать итте.
Гражданнарны кабул итү барышында башкарма производство өлкәсендә һәм социаль түләүләр алу турында, шулай ук коммуналь хезмәтләр өчен түләү мәсьәләләре буенча җирле кешегә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.
Район прокуроры А.Р. Сөләймановка хокукый характердагы аңлатмалар бирелде, квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтелде.
2 язма мөрәҗәгать район прокуратурасы хезмәткәрләре тарафыннан тикшереләчәк һәм мөрәҗәгать итүчеләргә законда билгеләнгән тәртиптә хәбәр ителәчәк.
Кайбыч районы прокуратурасы
Район прокуроры урынбасары Хафизов Ф. Ф.
89178941919
Хөрмәтле Әфганстан республикасында интернациональ бурычларын үтәгән сугышчыларыбыз! Кадерле кешебез, батырлыгыгыз һәм кыюлыгыгыз кемгәдер өмет һәм коткарып калуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Сезгә ныклы сәламәтлек, рухи тынычлык һәм тигезлек, мораль ныклык телибез. Игелекле һәм ярдәмчел йөрәкләрегез өчен сезне туганнарыгыз һәм якыннарыгызның мәхәббәте һәм кайгыртучанлыгы, якты мизгелләр һәм шатлыклы очрашулар белән бүләк итсен.
2021 елның 12 феврале, җомга
Суперсервис "Кайгырту"
Татарстан Республикасында социаль ярдәм чараларын алу өчен кушымта, ул субсидияләр алырга һәм гариза җибәрергә ярдәм итәчәк
1.социаль ярдәм чараларын сайлар
2.автомат рәвештә гариза тутырачак
3.исәпләп
Сез сайларга яраклы, сезнең өчен социаль яклау чараларын, өйрәнергә мәгълүматны һәм гаризаны сайтта рәсмиләштерергә zabota.tatar.ru
Кайбыч районы прокуратурасы судта административ күзәтчелек билгеләнгән зат тарафыннан административ чикләүләрне үтәмәү факты буенча җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады
Кайбыч районы прокуратурасы район судында РФ Җинаять Кодексының 314.1 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче 66 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады (әлеге зат тарафыннан җәмәгать тәртибенә һәм җәмәгать иминлегенә йогынты ясый торган административ хокук бозу кылуга бәйле административ чикләүләрне яисә чикләүләрне берничә тапкыр үтәмәү).
Бәрлебаш авылында яшәүче 2012 елда законсыз рәвештә торакка үтеп кергән өчен җинаять җаваплылыгына тартылуы ачыкланган. 2016 елда иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгәч, аңа суд административ күзәтчелек билгеләгән.
Әмма хөкем ителүче берничә тапкыр билгеләнгән чикләүләрне бозган һәм йөкләнгән бурычларны үтәмәгән, шуңа бәйле рәвештә, 2020 ел дәвамында берничә тапкыр РФ КоАП 19.24 ст.буенча административ җаваплылыкка тартылган (административ чикләүләрне үтәмәү һәм административ күзәтчелек вакытында билгеләнгән бурычларны үтәмәү).
Моннан тыш, 2020 елның 18 ноябрендә, 22 сәгатьтән соң торак бинадан читтә торуны тыю рәвешендә административ чикләүне бозып, ир РФ КоАП 20.21 статьясында каралган административ хокукны бозып (Җәмәгать урынында исерек хәлдә пәйда була )
Суд утырышында хөкем ителүче гаебен тулысынча таныды.
Суд, Дәүләт гаепләүченең позициясен исәпкә алып, аны РФ Җинаять Кодексының 314.1 маддәсенең 2 өлеше буенча җинаять кылуда гаепле дип тапкан һәм 6 ай сынау срогы белән шартлы рәвештә 6 айга ирегеннән мәхрүм иткән. Хөкем карары законлы көченә керде.
Кайбыч районы прокуроры урынбасары Хафизов Ф. Ф.
2021 елның 31 мартына кадәр туган балаларны ЗАГС органнарында теркәгән гаиләләр 5 мең сум күләмендә 1 тапкыр бирелә торган акча алу хокукына ия. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә. Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша яисә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә килеп тапшырырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Президент Указы буенча гаиләдәге 8 яше тулмаган һәр балага 5 әр мең сум күләмендә акча баланың әти-әнисенә, уллыкка алучыларга, опекуннарына яисә попечительләренә түләнә. 2020 елда 3 яшькә кадәрге балаларга ай саен, 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга берьюлы бирелүче акчаны алган гаиләләргә Пенсия фонды өстәмә түләүне декабрь аенда автомат рәвештә күчерде. Татарстанда яшәүче 400248 гаилә әлеге акчаны алды.
2020 1 июленнән соң гаиләдә бала туган яки гаиләләр узган ел дәвамында Пенсия фонды аша түләнгән акчаларны сорап мөрәҗәгать итмәгән очракта гариза язарга кирәк.
Гаризада балаларның туу турында таныклыклары мәгълүматлары һәм акча күчереләчәк банк счеты реквизитлары күрсәтелергә тиеш. Моңа кадәр балаларга тиешле акчаларны алып, аннан соң банк реквизитлары үзгәргән очракта да яңа гариза язарга кирәк. Гариза баланың әти-әнисе, опекуны яки рәсми вәкиле тарафыннан рус телендә языла.
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге 8-800-600-0-357
Интернет-ресурслар www.pfr.gov.ru , sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
8-960-088-30-74
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.
Агымдагы елда картлык буенча пенсиягә чыгу хокукы бирүче яшьне арттыруның күчү чоры дәвам итә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе хәбәр итә. Январьдан ул тагын бер елга артып, гомуми арттыру өч ел тәшкил итүгә карамастан, 2021 елда пенсия элеккегегә караганда ел ярымга соңрак: хатын-кызларга – 56,5, ир-атларга – 61,5 яшьтә билгеләнә.
Әлеге мөмкинлекне 2020 елда пенсиягә чыгарга тиеш булган гражданнар өчен каралган махсус ташлама бирә. 1965 елда туган хаты-кызлар һәм 1960 елда туган ир-атлар, туган көннәре елның беренче яисә икенче яртысына туры килүгә карап, пенсиягә 2021 елның икенче яртысында яки 2022 елның беренче яртысында чыгачаклар. Элеккеге пенсия яшенә быел җитүчеләргә күчеш чоры кагыйдәләре кысаларында пенсия 2024 елда билгеләнәчәк.
Шунысын искәртү урынлы, Россиялеләрнең күпчелеге өчен пенсиягә чыгу яше үзгәрешсез калды. Беренче чиратта бу пенсиягә вакытыннан алда ташламалы чыгу хокукына ия булучыларга кагыла. Шахтерлар, тауларда эшләүчеләр, коткаручылар, җәмәгать транспортын йөртүчеләр, куркыныч яисә зарарлы эш шартларында эшләүчеләр – шундыйлардан. Эш белән тәэмин итүчеләр әлеге категориягә караган гражданнар өчен иминият фондына өстәмә взнослар күчерәләр һәм алар, элеккегечә, пенсиягә 55 һәм 60 яшьтә чыгалар.
Пенсиягә вакытыннан алдан чыгу хокукы шулай ук укытучылар, табиблар һәм башка кайбер иҗади һөнәр ияләре өчен дә саклана. Аларга түләү билгеле бер яшькә җиткәч түгел, ә тиешле күләмдә хезмәт стажы туплагач билгеләнә. Пенсия шулай ук, пенсия яшен арттыруның күчеш чоры таләпләре кысаларында билгеләнә. Мәсәлән, 2021 елның апрелендә тиешле күләмдә педагоглык стажы туплаган авыл укытучысы пенсиягә тагын 3 елдан соң, 2024 елның апрелендә чыгачак.
Төньякта яшәүчеләр быел да пенсиягә гомуми пенсия стажы туплаганчы 5 ел алда, ләкин күчеш чоры гагыйдәләре кысаларында чыгачак. Вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен минималь төньяк стажы үзгәрешсез калды һәм Ерак төньяк өчен – 15, аңа тигезләштерелгән районнарда яшәүчеләргә 20 календарь ел тәшкил итә. Гомуми иминият стажы да шул күләмдә һәм хатын-кызларга – 20, ир-атлар өчен 25 ел кала.
Элеккечә пенсиягә чыгу өчен минималь пенсия коэффициенты һәм хезмәт стаңы тупларга кирәк. 2021 ел ахырыны кадәр бу күрсәткечләр 12 ел һәм 12 коэффициент тәшкил итә. 1 ел эшләгән кеше 1 ел хезмәт стажы һәм 10 га кадәр коэффициент туплый ала. Пенсиягә чыгу вакыты кичектерелгән очракта, стаж буенча махсус ташлама һәм премиаль коэффициент алу хокукы бирелә, болай эшләгәндә бер елда тагын да зуррак коэффициент тупларга мөмкин.
Инвалидлык буенча пенсия алучыларга пенсия яшен арттыру таләпләре кагылмый. Аларның хокуклары тулы күләмдә сакланды. Хезмәткә яраклылыгын югалтучыларга инвалидлык төркеме вакытында бирелә.
Пенсион тупланмаларның гражданнарга 55 һәм 60 яшьтә, пенсиягә чыгу хокукы бу яшьтән иртәрәк булган очракта аннан да иртәрәк бирелүен кисәтү дә урынлы булыр. Тупланып барган акчаларны алыр өчен Россия Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк, гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша да юлларга мөмкин.
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге 8-800-600-0-357
Интернет-ресурслар www.pfr.gov.ru , sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
8-960-088-30-74
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843) 279-2513.
2019 елдан күп балалы гаиләләргә мөлкәткә салым һәм җир салымы буенча салым тотып калынган акчалар бирелә. Аларны өч һәм аннан да күбрәк балалары булган ата-аналар, уллыкка алучылар, опекуннар ала ала.
Физик затлар милкенә салым буенча һәр балага биш квадрат метр исәбеннән фатир яки җиде квадрат метр торак йорт мәйданы күләмендә өстәмә тотып калынган акча бирелә. Әйтик, салым түләүченең өч баласы һәм 80 квадрат метр мәйданлы фатиры булса, ул чакта салымны исәпләгәндә 20 квадрат метр күләмендә стандарт тотып калынган һәм һәр балага 5 квадрат метр исәбеннән өстәмә тотып калынган акча кулланылачак. Нәтиҗәдә, салымны 45 квадрат метрның кадастр бәясеннән түләргә кирәк булачак.
Искәртеп узабыз, федераль закон нигезендә барлык салым түләүчеләр өчен дә салым инспекциясенә шәхси мөрәҗәгать итүне таләп итми торган физик затлар милкенә салым ташламалары каралган. Бу-күчемсез милек объектлары буенча тотып калынган акча: торак йорт буенча – 50кв.м., фатир яки торак йортның бер өлеше буенча – 20кв.м., фатир бүлмәсе яки бер өлеше буенча-10кв.м. салым салынмый. Ташламага хокукны раслаучы өстәмә документларны салым инспекциясенә тапшырырга кирәк түгел.
Күп балалы гаиләләргә җир салымы буенча салым базасын җир кишәрлегеннән 600 квадрат метрга киметә. Мәсәлән, 10 сутый һәм гражданинның өч һәм аннан да күбрәк баласы булса, 6 сутыйны тотып калганнан соң, салымны 4 сутыйдан түләргә кирәк булачак, ә җир участогының мәйданы 6 сутыйдан артмаса, салымны бөтенләй түләргә кирәкми.
Әлеге салым түләүләре агымдагы 2021 елда ук 2020 елга салымнарны исәпләгәндә исәпкә алыначак. Акчаны һәр төр объектка карата бүлмәгә, фатирга, йортка һәм җир участогына алырга мөмкин.
Ташламага хокуклы һәр граждан салым ташламасыннан файдалану турында гариза җибәрә ала: Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» аша. Әгәр элек ташлама бирелсә, кабат салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
Исемлеге белән ташламалар буенча милек салымнары, билгеләнгән конкрет муниципаль берәмлегендә, танышырга була Интернет-сервисында "белешмә мәгълүмат ставкалары һәм ташламалар буенча милек салымнары" сайтында Россия Федераль салым хезмәте nalog.ru
2020 елның 12 ае нәтиҗәләре буенча Кайбыч районы территориясендә 110 җинаять теркәлгән, бу АППГА (106) караганда 3,8% ка күбрәк (ТР буенча +8,1%).
Авыр җинаятьләр 77,8 % ка арткан,16сы-АППГ өчен.16 авыр җинаятьнең 7се банк карталарыннан файдаланып кылынган урлаулар тәшкил итә.
Әлеге киберҗинаятьләрнең сәбәпләрен анализлау барышында мошенниклар үзләрен банк хезмәткәрләре, социаль яклау хезмәтләре белгечләре, гражданнарны ялгыштырып, шәхси мәгълүматларын, банк картасы/счет турындагы мәгълүматны ачыклыйлар, алынган мәгълүматны файдалы максатларда кулланалар. Шул ук вакытта өлкән яшьтәге кешеләр һәм яшүсмерләр аеруча зәгыйфь булып тора.
Телефон аша әңгәмәдәш банк хезмәткәре тарафыннан күрсәтелгәндә, куркынычсызлык системасының эшләвен һәм хәзерге вакытта клиент картасы буенча шикле операция үткәрелүен күрсәтә. Аны туктату өчен, әйтик, кодлы сүз яки ПИН-кодны атарга кирәк.
Алга таба мошенниклар, психологик манипуляцияләрне кулланып, кешеләргә басым ясый, аларны акча урлау өчен кирәкле счет яки карточкалар белән билгеле бер гамәлләр кылуга стимуллаштыра. Еш кына гражданнарга телефонга мондый эчтәлектәге SMS-хәбәрләр җибәрелә.
Әйтик, 2020 елның 20 ноябрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге РФ Җинаять кодексының 158 ст.3 ө. «г» п. буенча банк счетыннан акча урлау факты буенча район кешесе гаризасы буенча җинаять эше кузгатты.
Зыян күрүчегә телефон аша банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан таныш булмаган затлар мөрәҗәгать иткән. Алар хәбәр иттеләр, дип аңа кредит рәсмиләштерелде һәм аннулировать гариза, кирәк тапшырырга встречную гариза. Мошенниклар шулай ук аңа күчерелгән акчаларны банк счетына кайтарырга кирәклеге турында хәбәр итә.
Зыян күрүче шалтыратучылар күрсәтмәсе буенча эш иткән, СМС кодын атаган. Нәтиҗәдә, аның банк картасыннан 80485 сум урланган.
Түләү картасына бәйле акчаларга ия булу максатыннан чит кеше ышанычыннан файдаланган өчен җаваплылык Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159.3 статьясында каралган.
Җинаятьчеләргә чит банк картасыннан акча белән эш итү мөмкинлеге бирә торган берничә ысул бар:
- мошенник чит банк картасына һәм аңа ПИН-кодка алдау юлы белән ия булырга мөмкин;
- карта яшерен яки ачыктан-ачык урланырга мөмкин, ә ПИН-код каралырга мөмкин; банкомат янында урнаштырылган һәм тапшыру җайланмасына җибәрелгән микрокамерага төшерелгән; махсус накладный клавиатура ярдәмендә саналган.
Бу кредит картасыннан файдаланып, акча алу буенча җинаятьчеләрнең гамәлләренең тулы исемлеге түгел.
Держателя исеме, гамәлдә булу вакыты һәм интернетта сатып алу һәм түләү өчен кулланыла торган түләү картасының CVC-коды турында мәгълүматны мошенник өстәмә яклану белән тәэмин ителмәгән (3D-secure) порталларда СМС-хәбәр аша транзакцияне раслау рәвешендә белә ала.
Моннан тыш, мошенниклар еш кына банк һәм башка танылган компанияләр хезмәткәрләре тарафыннан тәкъдим ителә һәм телефон аша үз корбаннарына түбән процентлы кредит вәгъдә итә, янәсе, конкурста оту яки банкомат аша билгеле бер гамәлләр ясап, акча керү турында хәбәр итәләр.
Җинаятьчеләрнең күрсәтелгән гамәлләре нәтиҗәсендә, әзерлексез кеше үзенең банк счетында акчасыз калырга мөмкин.
Мондый мошенниклардан яклау өчен кайбер кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
- беркайчан да, бер генә очракта да сезнең банк картагызның логин, пароль яки реквизитлары (CVV2 куркынычсызлыкның яшерен коды, аның хуҗасы исеме, гамәлдә булу вакыты) кебек конфиденциаль мәгълүматны бирергә ярамый. Моннан тыш, әгәр банк картасы кәрәзле телефон номеры белән операцияне раслау коды белән СМС-хәбәрләр җибәрү функциясе белән бәйләнгән булса, әлеге кодны башка затларга хәбәр итәргә ярамый;
-- банк офислары эчендә яки видеокүзәтү системалары белән җиһазландырылган саклана торган нокталарда урнашкан банкоматларны сайларга кирәк;
- ПИН-код керткәндә банкомат клавиатурасын кул белән ябарга кирәк;
- проблемалар килеп туган очракта "очраклы ярдәмчеләр" киңәшләреннән файдаланырга, шунда ук банкка шалтыратырга һәм картаны блокларга ярамый. Әгәр карта банкоматта калды һәм банк телефоны билгеле булмаса, банкоматка техник хезмәт күрсәтүне башкаручы компаниягә шалтыратып була (номер терминалда күрсәтелергә тиеш);
-- картаны югалткан очракта яки нигез булса, өченче затлар аның реквизитларын белде, тиз арада банкка мөрәҗәгать итәргә һәм аны блокларга кирәк;
- шуны истә тотарга кирәк, банклар карталарны блокировкалау турында хәбәр җибәрми, ә телефон аша сөйләшкәндә клиентларның карталарына бәйле конфиденциаль мәгълүмат һәм кодлар сорамый;
- банкка, карта эмитентына яки кредиторга, әгәр дә банк хисапларында һәм кредит карталары буенча хисапларда сез кылмаган транзакцияләр бар икән, кичекмәстән хәбәр итәргә кирәк. Кирәк күзәтеп торырга мөмкинлек бирә списания белән карта, игътибар итегез, кешеләр, сез дә белерсез, алар подозрительно күренә;
- малорискацияләнгән һәм югары табышлы инвестицияләр тәкъдиме белән җитди шалтыратулар кабул итәргә кирәкми, бигрәк тә әгәр оппонент кичекмәстән акча кертүне таләп итсә, югары табыш гарантияли, дип вәгъдә итә түбән яки бөтенләй булмаган финанс рискы;
- оту турында яки сезнең югары өметләрегез турында җитди хәбәрләр кабул итеп булмый, лотереяләрдә, конкурсларда яки уеннарда катнашмаган, бигрәк тә, әгәр дә сезнең отышны җибәргәнче, "салымнар", "җыемнар" яки "таможня түләүләре" өчен түләүгә акча җибәрергә тәкъдим итәләр икән.
Моннан тыш, интернет челтәре ярдәмендә түләүләрне яки банк операцияләрен башкарганда акча чараларын саклап калырга ярдәм итәчәк кагыйдәләр дә бар:
- кергән хәбәрләрдә күрсәтелгән сылтамалар буенча күчмәскә, чөнки браузер юлында инде тикшерелгән сайтта ссылканы кулдан кертү куркынычсызрак.
- һичшиксез, тикшерергә адреслы юлны, әгәр кергән запрос кабат авторизацию, күңелебезнең, шул микән сайтында;
- керер алдыннан логин һәм пароль, тикшерергә, защищено бармы соединение (булу алдында сайтның "https" хәрефе адресы турында сөйли защищенном соединении);
- һәрвакыт проверяйте чыганагы керүче хатлар һәм хәбәрләр, чөнки мөмкин небезопасным, хәтта хат, присланное иң яхшы дусты, чөнки аны иде, шулай ук, алдап була яки взломать телефон, почта, аккаунт;
-чит компьютер яки телефоннардан интернет-банкка кермәү (әгәр моны эшләргә туры килсә, сессия азагында "чыгу" төймәсенә басып, хәтерне чистартырга кирәк);
- логин һәм парольдән тыш, үз шәхси мәгълүматларын да кертмәскә кирәк;
- шәхси кабинетка керү өчен катлаулы парольне, шулай ук шәхси кабинетка керү өчен банклардан соратып алына торган парольләрне куллану яхшырак;
- телефонга шикле хәбәрләр алганда банкка оператив рәвештә хәбәр итәргә, аларда күрсәтелгән номерларга шалтыратмаска. Шулай ук банкка номерлар алмаштырылган яки SIM-карта югалган очракта хәбәр итәргә кирәк;
- телефонга пароль кую һәм чит кешеләр булганда экраннан блокировканы төшермәү ; ;
- элемтә операторына Ышаныч Кәгазе Буенча SIM-карта алыштыруны тыю;
- интернет-кибеттә сатып алганчы сатучының физик адресы (абонент тартмасы түгел), телефоны, интернеттагы фикерләр җыярга кирәк. Тискәре фикерләр, алдау турында мәгълүматлар һ. б. булган очракта, куркыныч янамаска;
- файдаланырга сатып алу өчен онлайн банк картасын белән югары дәрәҗәдә яклау;
- игнорируйте хәбәрләр белән үтенечләр бирү, шәхси яки финанс мәгълүмат;
- шуны истә тотарга кирәк, ялган хатлар һәм фальшивые сайтлар ала, барлык кабатларга дизайн чын, әмма гиперссылки, мөгаен, булачак неправильные, белән хаталар яки җибәрергә түгел, анда. Бу билгеләр буенча аерырга мөмкин фишинговое хат нче чын.
Әгәр дә сез мошенникларның корбаны булсагыз, сезгә гариза белән полиция бүлегенең кизү бүлегенә яки район прокуратурасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 23 гыйнварында төнлә һәм көндез урыны белән көчле бозлавык көтелә.