ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2019 ел
җомга

2019 елның 21 октябрендә Кайбыч районы прокуроры А.Р. Сөләйманов “Россия Федерациясе социаль иминиятләштерү фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе” дәүләт учреждениесе вәкиле катнашында инвалидлар турындагы законнарны реабилитацияләүнең техник чаралары белән тәэмин итү өлешендә үтәү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте.

Гражданнарны   кабул итү турында район кешеләренә әлеге мәгълүматны массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштыру юлы белән алдан ук хәбәр ителде.  

Район прокурорына шәхси кабул итүгә 7 райондашыбыз мөрәҗәгать итте.

 

  Кабул итү барышында инвалидларны тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итү, җитештерүдә бәхетсезлек очрагы фактын билгеләү һәм сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларына кагылышлы башка мәсьәләләр турында сүз барды.

Район прокуроры А.Р. Сөләйманов һәм «Россия Федерациясе социаль иминиятләштерү фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе» дәүләт учреждениесенең 14 нче филиалы директоры Э.Н. Донченко тарафыннан мөрәҗәгать итүчеләргә хокукый характердагы аңлатмалар бирелде, квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтелде.

                        Бер мөрәҗәгать район прокуратурасы хезмәткәрләре тарафыннан тикшереләчәк һәм мөрәҗәгать итүчегә законда билгеләнгән тәртиптә хәбәр ителәчәк.

 

 

              

 

 

     Кайбыч районы   прокуратурасы    

  Прокурор урынбасары  Хафизов Фатих

89178941910

Кайбыч районы прокуратурасы РФ Җинаять кодексының 228 нче маддәсенең 1 нче бүлеге тарафыннан каралган җинаять кылуда гаепләнүче 44 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд тарафыннан хөкем ителүче 2019 елның 15 августында шәхси куллану өчен мәк һәм кыргый үсүче киндер яфракларын законсыз җыйган һәм алынган массадан 77 грамм гомуми массалы "марихауна" наркотик чарасын законсыз ясаган булуы ачыкланды.

Әлеге наркотик чаралар 2019 елның 23 августында яшәү урыны буенча Арыслан авылында ТР Кайбыч районының полиция хезмәткәрләре тарафыннан алынган.

Үз гамәлләре белән ир-ат РФ Җинаять кодексының 228 маддәсенең 1 нче бүлеге тарафыннан каралган җинаять кылган - наркотик чараларны сату максатыннан башка законсыз сатып алу, җитештерү, саклау белән шөгыльләнгән.

Суд утырышында гаепләнүче гаебен тулысынча таныды.

 Гаепләнүче 2019 елның 29 октябрендә Кайбыч районы судының РФ Җинаять кодексының 228 маддәсенең 1 нче маддәсе буенча РФ Җинаять кодексының 73 нче маддәсе нигезендә 1   ел  2 айга бер   елга сынау срогы белән шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү турындагы карары белән хөкем ителде.

Хөкем нигезендә хөкем ителүчегә наркоманиядән дәвалану бурычы йөкләнгән.

Хөкем карары законлы көченә кермәде.

Кайбыч районы прокуратурасы


29
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Билгеләнгән тәртиптә хезмәткәр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәгән һәм «соры» хезмәт хакы биргән эш бирүчеләр төрле фондларга акча күчерми. Моннан киләчәктә лаеклы пенсиягә дәгъва итә алмаган хезмәткәрләр зыян күрә. Хөрмәтле район халкы! Мондый эш бирүчеләр турында «Соры хезмәт базары» юнәлеше буенча «Халык контроле»нә хәбәр итәргә кирәк.

           Районда шулай ук халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең «кайнар линия»се эшли: 2-11-04, 2-11-05, 2-14-29, 2-12-60.

ХӨРМӘТЛЕ НАЛОГ ТҮЛӘҮЧЕЛӘР!

2 декабрьгә кадәр гражданнарга түләргә кирәк:
• физик затлар милкенә салым
• җир салымы
• транспорт салымы
• салым агенты тарафыннан тотып калынмаган физик затлар кеременә салым


26
октябрь, 2019 ел
шимбә

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсацион түләү рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын искә төшерә. Әлеге түләунең күләме 1200 сум, ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе белән бергә түләнә.

Шунысын белу зарур: компенсацион түләу хезмәткә яраклы, әмма беркайда да эшләмәүче, I төркем инвалидны (балачактан I төркем инвалидлар керми), шулай ук 80 яшьтән узган өлкәннәрне караучыга билгеләнә, караучы белән каралучының бергә яшәве яки аларның бер гаиләнеке булулары мәҗбури түгел. Караучы бөтенләй чит кеше дә булырга мөмкин, иң мөһиме ярдәмгә мохтаҗ кешегә реаль ярдәм күрсәтелергә тиеш.

Хезмәткә яраксыз булу сәбәпле чит кеше тәрбиясенә мохтаҗлар категориясенә инвалид балалар,  I төркем инвалидлар, 80 яшьтән узган яки дәвалау учреждениесе йомгаклау нәтиҗәсе  нигезендә даими рәвештә чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ өлкән яшьтәгеләр керә.

Компенсацион түләү билгеләүне сорап язган гаризаны гражданнарның шәхси кабинеты яисә дәүләт хезмәтләре порталы (моның өчен идентификация һәм аутентификация Бердәм системасында  расланган исәп язуы булырга тиеш) аша бирергә мөмкин. Сез шулай ук гариза белән Пенсия фондының территориаль органнарына мөрәжәгать итә аласыз. Гаризага түбәндәге документлар теркәлә:

  •  өлкән яшьтәге кешене караучы гражданның яшәү урыны һәм тәрбияли башлау вакыты күрсәтелгән гариза;
  •  хезмәткә яраксыз өлкән яшьтәге кешенең яисә 18 яшькә кадәрге инвалид-баланың законлы вәкиленең әлеге караучыга риза булуы  күрсәтелгән гаризасы; 14 яше тулган инвалид-бала гаризаны үзе дә бирә ала. Тиешле тәртиптә эшкә сәләтсез дип танылган гражданнарны караучы исеменнән дә гаризаны бу эшкә вәкаләте расланган кеше яза. 18 яшькәчә инвалид-бала яки балачактан I төркем инвалид имзасының үзенеке икәнен тикшерергә кирәк булган очракта бу эшне тәрбияләнә торган кешегә пенсия түли торган органның тикшерү акты төзелә.
  • өлкән яшьтәге кешене караучының яшәү урыны буенча мәшгульлек узәгендә исәптә тормавын һәм пособие алмавын раслаучы белешмә;
  • пенсия яшенә җиткән өлкән яшьтәге кешенең дәвалау учреждениесеннән алынган, даими рәвештә чит кеше ярдәменә мохтаҗ булуын раслаучы белешмә.
  • өлкән яшьтәгеләрне караучының шәхесен раслаучы документ һәм аның хезмәт кенәгәсе, шулай ук хезмәткә яраксыз кешенең хезмәт кенәгәсе.
  • 14 яше тулган мәктәп укучысының дәресләрдән бушаган вакытта ярдәмгә мохтаҗ гражданны карарга әтисе яки әнисе, яисә опека һәм попечительлек органыннан алынган язма рөхсәте.
  • белем бирү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче оешманың караучының көндезге формада укуын раслаучы белешмәсе;
  • караучы билгеләнгән инвалид яки өлкән яшьтәге кешенең законлы вәкиленең вәкаләтләрен раслый торган документлар (опека һәм попечительлек органнарыннан алынган белешмә, ул булмаганда – әлеге органның карары, уллыкка алу турында таныклык, паспорт яисә шәхесне раслаучы башка документ).

Әлеге документлар гражданнарның пенсия делосында булган очракта аларны кабат тапшырыга кирәкми.

Компенсацион түләү караучының Пенсия фонды органнарына гариза һәм кирәкле документлар белән мөрәжәгать иткән айдан, әмма әлеге төр түләүгә хокук барлыкка килгәннән соң гына билгеләнә.

«Өлкән яшьтәге кешене караган вакыт караучының иминият стажына һәр ел өчен 1,8 пенсион коэффициент белән исәпкә алына. Бу исә караучыга иминият пенсиясе алу өчен пенсион хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасында хезмәткә яраксыз гражданнарны караучы 82 мең кеше компенсацион түләү ала», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондынын ТР буенча идарәчесе Эдуард Вафин.

Игътибар! Караучы кеше эшкә урнашкан очракта компенсацион түләү алуга хокукын югалта. Ул Пенсия фонды органына түләүне туктатуны сорап гариза белән мөрәжәгать итәргә тиеш.

Өлкән яшьтәгеләрне яки инвалидны караучы кеше «Узмәшгульлек» программасы буенча теркәлеп, мәҗбүри пенсия иминиятләштерү буенча хокук мөнәсәбәтләренә кермәсә, аның компенсация алуга хокукы югалмый.

Рәсми рәвештә эшкә урнашуы турында гражданнар 5 көн эчендә Пенсия фондының территориаль органына килеп яисә гражданнарның Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеты аша хәбәр итәргә тиешләр. Хезмәт эшчәнлеген туктатып, кабат компенсацион түләү билгеләүне сорап язылган гариза да шул юл белән тапшырыла.

 

https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин.

Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

    www.ok.ru/group/58408636907571

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)2


25
октябрь, 2019 ел
җомга

2019 елның 31 октябрендә гаилә иминлеге һәм көнкүрештәге конфликтларны профилактикалау мәсьәләләре буенча телефон «кайнар линиясе» ачылачак. «Кайнар линия» телефоны буенча белгечләргә ата-аналар тарафыннан Балаларны тәрбияләү һәм карап тоту бурычларын тиешенчә үтәмәү очраклары, шулай ук гаилә әгъзаларының тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы хәлләр турында хәбәр итәргә мөмкин. «Кайнар линия» телефоннары: (843) 236-00-71, 236-40-62. Консультация вакыты: 09.00 дән 17.00 гә кадәр. Гражданнарга түбәндәге консультацияләр биреләчәк: Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, «Мәрхәмәт-Милосердие» ТР Дәүләт Советының хатын – кыз депутатлар берләшмәсе, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР Прокуратурасы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе вәкилләре.


14
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

14 октябрь көнне Олы Подберезье авылында гомер итүче Виктор Иван улы Таланов үзенең гомер бәйрәмен, 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2019 елның тугыз ай эчендә республика Пенсия фонды ана капиталыннан айлык акча алу өчен 759 гаиләдән гариза кабул итте. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда гаризалар саны өч тапкырга арткан. Быел гаиләләргә түләү чыгымнары тагын да артты һәм сентябрьгә 49,5 млн. сум тәшкил итте.

     Ана капиталыннан айлык бирелә торган түләүләрне гамәлгә ашыру барышында барлыгы 1143 гаилә акчалата түләүне сорап мөрәҗәгать итте.

    Исегезгә төшерәбез, айлык түләүгә гаризаны гаиләдә икенче бала туганнан соң 1,5 ел дәвамында теләсә кайсы вакытта бирергә була. Пенсия фондына беренче ярты елда мөрәҗәгать итсәк, акчалата  түләү бала туганнан яки уллыкка алынганнан соң биреләчәк һәм гаилә узган айлар өчен акча алачак. Алты айдан соң мөрәҗәгать иткән очракта, түләү гариза биргән көннән бирелә. Акчалата  түләү Россия кредит оешмасының ана капиталы сертификаты хуҗасы счетына күчерелә.

      Ай саен бирелә торган акчалата  түләү сертификат хуҗасының яшәү урынына бәйсез рәвештә, теләсә кайсы клиент хезмәтендә яки Пенсия фонды Идарәсендә кабул ителә. Түләү өчен Россия Федерациянең Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша да мөрәҗәгать итәргә була. Ана капиталын алу хокукына ия булган, әмма сертификат рәсмиләштермәгән гаиләләр моны айлык түләү өчен гариза белән бер үк вакытта эшли ала.

  Түләү күләме төбәккә бәйле һәм узган елның икенче кварталында Россия Федерациясе субъектында баланың яшәү минимумына туры килә. 2019 елда түләү суммасы 2018 елның икенче кварталы өчен яшәү минимумына тиң. Уңайлы булсын өчен, Россия Федерациянең Пенсия фонды сайтында ай саен түләү калькуляторы эшли, ул аңа хокукны билгеләргә, шулай ук конкрет төбәктә түләү күләмен белергә мөмкинлек бирә.

     2020 елдан башлап тагын да күбрәк гаилә ай саен акчалата түләү сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлегенә ия булачак. Ана капиталы программасына тиешле төзәтмәләр быел кабул ителде. Аның нигезендә, бер кешегә түләү хокукын бирүче гаиләдә максималь айлык керем яшь ярым яшәү минимумы түгел, ә ике яшәү минимумы белән чикләнәчәк. Түләү үзе ике тапкырга озаграк – икенче баланың өч яшенә кадәр биреләчәк.


13
октябрь, 2019 ел
якшәмбе

Хөрмәтле ветераннар һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез - Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз!

Сайлау кеше язмышын билгели. Сезнең сәләтегез җирдә игелекле һәм авыр хезмәт булды. Ял көннәрен белмичә, иртә таңнан кичкә кадәр дә эшлисез.
Бу дөньяда барысы да үзгәрә, ә авыл хезмәте элеккегечә һәркемгә дә кирәк. Эш сөючәнлегегез һәм фидакарьлегегез өчен Сезгә рәхмәт белдерәбез. Эшләргә туры килә торган катлаулы шартларга карамастан, сез үз эшегезгә тугрылык һәм тугрылык үрнәге булып каласыз, ветераннарга, производство алдынгыларына намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәсез.
Җирдә хезмәт куючыларның барысына да нык сәламәтлек, югары уңышлар, карусыз техника, уңай һава торышы һәм уңай шартлар, тормышта яхшы үзгәрешләр һәм иртәгесе көнгә ышаныч телибез! Сезнең авыр хезмәтегез яңа казанышлар һәм рәхмәтле якташларыгызның хөрмәте белән аклансын!


2
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Пенсия фонды пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия үткәрәчәк

23 октябрьдә Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия ача.
Бу көнне 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр бөтен республика буенча түләүсез кайнар линия телефоны 8-800-100-26-27 эшләячәк. Төбәк бүлеге белгечләре пенсияне билгеләү, индексацияләү, яңадан исәпләү һәм түләүгә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, башка көннәрдә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең контакт-үзәге телефоны дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр, төшке ашка 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш эшли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International