Бәйрәм белән сезне, кадерле ир-егетләр, Ватанны саклаучылар көне белән! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, шатлык, мәхәббәт телибез.
Татарстан Республикасы Пенсия фрнды Бүлекчәсе 2020 елда Бөек Ватан сугышы Ветераннарына тиешле түләүләр турында хәбәр итә.
Бер тапкыр гына түләнә торган түләү ветераннарга агымдагы елның апрель - май айларында пенсия акчасы яисә башка социаль түләүләр белән түләнәчәк.
Әлеге түләүне билгеләүне сорап Пенсия фонды органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәкми, түләүләр гаризасыз гына башкарылачак.
75 мең сум түбәндәге категория гражданнарга бирелә:
1) Сугыш инвалидларына,
2) “Ветераннар турында”гы 5 номерлы Федераль законның икенче маддәсе 1 пунктының 1-3 пункт астында күрсәтелгән категориячә караган сугыш ветераннарына,
3) Бөек Ватан сугышы чорында фашистлар һәм аларның союзниклары тарафыннар булдырылган концлагерьлар, гетто һәм башка ирексезләп тоту урыннарында асралган балигъ булмаган тоткыннар,
4) Бөек Ватан сугышы Финляндия белән Япониягә каршы сугыш чорында һәлак булган хәрбиләрнең тол калган хатыннары яисә ирләре,
5) Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннарының тол калган хатыннары яисә ирләре.
50 мең сум түбәндәге категория гражданнарга каралган:
6) “Ветераннар турында”гы 5 номерлы Федераль законның икенче маддәсе 1 пунктының 4 пункт астында күрсәтелгән категориячә караган Бөек Ватан сугышы ветераннарына,
7) нацист концлагерьлары, төрмәләр һәм геттоның әсирлектә булган балигъ булган тоткыннарына.
РФ Президентының 2019 елның 24 апрелендә кабул ителгән “Җинү көне уңаеннан кайбер категория гражданнарга ел саен бирелә торган акчалата түләүләр турында”гы 186 Указы нигезендә алда санап үтелгән түләүләргә өстәп, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларына 10000 сум күләмендә акчалата түләү биреләчәк.
Гамәлдәге законнар җыелмасы кысаларында РФ Пенсия фонды буенча Бөек Ватан сугышы ветераннары пенсия, айлык акчалата түләү, өстәмә айлык материаль тәэмин итү һәм Җиңү көне уңаеннан ел саен бирелә торган акчалата түләү белән тәэмин ителәләр.
Бөек Ватан сугышы ветераннарын пенсия белән тәэмин итү 2013 елның 28 декабрендә кабул ителгән 400 номерлы “Иминият пенсияләре турында” һәм 2001 елның 15 декабрендә гамәлгә кергән 166 номерлы “Россия Федерациясендә дәүләт пенсион тәэмин итүе” турындагы Федераль Законнар нигезендә алып барыла.
Закон нигезендә аерым категориягә каралган гражданнар бер үк вакытта ике пенсия ала алалар.
Аерым караганда, Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары (сугышчан хәрәкәтләрдә катнашмаган гражданнарны исәпкә алмаганда) “Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнүчеләргә, шулай ук чакырылу буенча хәрби хезмәттә вакытта алынган хәрби җәрәхәтләрдән хезмәт итү чорында һәлак булган хәрбиләрнең тол калган хатыннары картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсион тәэмин итүе буенча тиешле пенсия алу хокукына ия.
Картлык буенча иминият пенсиясенең күләме гражданинның хезмәт тупланмасына керткән төп күрсәткечләренә: иминият стажының дәвамлылыгына, хезмэт хакы исәпләүгә, иминият взнослары суммасына бәйле индивидуаль рәвештә билгеләнә.
Бөек Ватан сугышында катнашкан, “Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнгән гражданнар, инвалидлыклары булган очракта, дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия алу хокукына ия, аларга инвалидлык буенча пенсия билгеләнә.
Пенсия күләме инвалидлыкның төркеменә, сәбәбенә яисә туендыручының үлеменә бәйле. Вафат булган хәрби хезмәткәрнең тол хатыннарына туендыручысын югалту сәбәпле пенсия билгеләнә.
Бөек Ватан сугышы ветераннарына айлык акчалата тәләүләр түбәндәге күләмдәтүләнә:
|
№ п/п |
Категория |
Айлык акчалата тәләү күләме |
|
1 |
Бөек Ватан сугышы инвалидлары |
5565,32 |
|
2 |
Соңыннан инвалид булган Бөек Ватан сугышында катнашучылар |
5565,32 |
|
3 |
Инвалидлыклары булмаган Бөек Ватан сугышында катншучылар |
4173,97 |
|
4 |
Гамәлдәге армия составына кермәгән хәрби частьләрдә, учреждениеләрдә, хәрби-уку йортларында 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр, алты айдан да ким булмаган чорда хәрби хезмәт үткән хәрбиләр, күрсәтелгән чорда хезмәт иткән өчен СССР орденнары яки медальләре белән бүләкләнгән хәрбиләр |
1670,66 |
|
5 |
“Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнгән затлар |
3062,00 |
|
6 |
Бөек Ватан сугышы чорында фашистлар һәм аларның союзниклары тарафыннар булдырылган концлагерьлар, гетто һәм башка ирексезләп тоту урыннарында асралган гомум авыру, хезмәт гарипләнү һәм башка сәбәпләр аркасында инвалид дип танылган балигъ булмаган тоткыннар (инвалидлыклары аларның хокукка каршы гамәлләре нәтиҗәсендә килеп чыккан затлардан тыш) |
5565,32 |
|
7 |
8) Бөек Ватан сугышы чорында фашистлар һәм аларның союзниклары тарафыннар булдырылган концлагерьлар, гетто һәм башка ирексезләп тоту урыннарында асралган балигъ булмаган тоткыннар-инвалидлыклары булмаучылар |
4173,97 |
|
8 |
Хәрби хезмәт вакытында чакырылыш буенча хәрби хезмәт үткән вакытта һәлак булган хәрбиләрнең яңа никахка кермәгән тол хатыннары |
1670,66 |
Өстәмә айлык материаль тәэмин итү Россия Федерациясе Президентының 2005 елның 30 маендагы 363 номерлы “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан Россия Федерациясенең кайбер категория гражданнарының материаль хәлен яхшырту чаралары турында” гы Указы нигезендә билгеләнә.
Өстәмә айлык материаль тәэмин итүнең күләме шулай ук гражданинның кайсы категориягә каравына бәйле:
|
№ п/п |
Категория |
Өстәмә айлык материаль тәэмин итү күләме |
|
1 |
Бөек Ватан сугышы инвалидлары |
1000 |
|
2 |
Бөек Ватан сугышында катнашучылар |
1000 |
|
3 |
Гамәлдәге армия составына кермәгән хәрби частьләрдә, учреждениеләрдә, хәрби-уку йортларында 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр, алты айдан да ким булмаган чорда хәрби хезмәт үткән хәрбиләр, күрсәтелгән чорда хезмәт иткән өчен СССР орденнары яки медальләре белән бүләкләнгән хәрбиләр |
500 |
|
4 |
Бөек Ватан сугышы, Япония белән сугыш вакытында һәлак булган хәрбиләрнең тол хатыннары, Бөек Ватан сугышы инвалидларының тол хатыннары |
500 |
|
5 |
«Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән затлар |
500 |
|
6 |
нацист концлагерьлары, төрмәләр һәм геттоның әсирлектә булган балигъ булмаган тоткыннары |
500 |
https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин.
Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе 2020 елда теләгән кеше моңа кадәр кулланылышта булган кәгазь хезмәт кенәгәсеннән баш тартып, электрон хезмәт кенәгәләренә өстенлек бирә алуын хәбәр итә.
Электрон хезмәт кенәгәгләренә күчү барлык гражданнар өчен дә ирекле һәм бу эш гражданнарның ризалыклары буенча башкарыла.
Эшкә беренче тапкыр 2021 елда урнашучылар искәрмә булып тора. Аларның хезмәт юлына кагылышлы барлык мәгълуматлар бары тик электрон вариантта гына алып барылачак.
Гражданин хезмәт кенәгәсенең кәгазь вариантын саклап калырга теләгән очракта ул 2020 ел ахырына кадәр эш белән тәэмин итүчегә язма гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш, болай эшләгәндә, электрон хезмәт кенәгәсе кәгазьдәге варианты белән параллель алып барыла.
Шунсын да искәртү зарур, хезмәт кенәгәсенең электрон вариантында да, кәгазьдәгесендәге кебек үк, барлык мәгълүматлар – эш урыны һәм вакыты, вазифа , квалификация , эшкә кабул итү һәм эштән азат ителү көне, хезмәт килешүен өзүнең нигезе туплана.
Электрон хезмәт кенәгәсе түбәндәге өстенлеләргә ия:
- Хезмәткәр эшчәнлеге хакындагы мәгълумаларны тиз һәм җайлы күрә ала, барлык мәгълумат Россия Пенсия фондының pfrf.ru сайтындагы шәхси кабинеты аша, шулай ук Дәүләт хезмәтләре Порталының – gosuslugi.ru сайтында тупланган. Ахыргы хезмәт урынына, Россия Пенсия фондының территориаль органнарына яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп, хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълуматны язма рәвештә дә алырга мөмкин.
- Хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълуматларда ялгышлар һәм төгәлсезлекләр җибәрелү минимум дәрәҗәсендә була.
- Эшкә дистанцион рәвештә урнашу мөмкинлеге - эшкэ урнашканда, гражданин эшкә алучы адресына электрон имза белән бердәм дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетыннан юллый ала.
- Эш бирүчеләрнең хезмәт кенәгәләре алу, бару һәм саклауга бәйле чыгымнары кими.
- Пенсия шәхси счетка тупланган мәгълуматлар буенча билгеләнә, өстәмә документлар белән дәлилләү зарурлыгы юк.
- Эш бирүче һәм дәүләт органнары өчен хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълуматларны аналитик эшкәртүдә яңа мөмкинлекләр ачыла.
- Мәгълуматлар сакланышы һәм иминлеге – бүгенге көндә Россия Пенсия фонды мәгълуматлар системасының иминлеге югары дәрәҗәдә. Мәгълуматлар системасы персональ мәгълуматлар өлкәсендәге законнар җыелмасы кысаларына туры китереп аттестацияләнгән. Системаның эштән чыгуы, мәгълуматларны үзгәртерлек яки юкка чыгарырлык итеп үзгәртү мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә.
Шунысын искәртү урынлы, электрон хезмәт кенәгәләренә күчү пенсияләрне шәхси лицевой счет мәгълуматларын кулланып рәсмиләштерүне тулысынча тормышка ашырырга ярдәм итәчәк, бу исә пенсия билгеләү процессын гадиләштереп кенә калмый, гражданнарның төрле документлар җыюга бәйле вакытын да экономияли.
Эш белән тәэмин итүчеләр өчен үзгәрешләр.
2020 елның 1 гынварыннан башлап оешмалар иминиятләштерелгән затларның хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълуматларны Пенсия фондына отчет аеннан соң килгән айның 15 числосыннан соңга калмыйча биреп барырга тиеш. 2021 елның 1 гыйнварыннан гражданинны эшкә алган яисә эштән азат иткән очракта хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълумат оешма тарафыннан Пенсия фондына эшкә алынган яисә эштән азат ителгән көннән бер эш көне дәвамында тапшырыла.
Агымдагы елда электрон хезмәт кенәгәләре буенча беренче отчет Пенсия фондына 2020 елның 15 февраленә кадәр бирелергә тиеш. Әлеге отчетны Пенсия фондына электрон формада тапшыру өчен, эш бирүче беренче чиратта үз операторы аша яисә Пенсия фонды органнарына Электрон документ әйләнешенә тоташтыруны сорап, гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Әлеге гаризаны биргәннән соң, ул Электрон документ әйләнешенә тоташтырылганлыгы турында уведомление ала, бары шуннан соң гына Электрон документ әйләнеше яки иминиятләштерүче кабинет аша электрон рәвештә отчет җибәрергә мөмкин.
“Бүгенге көнгә иминиятләштерүче Электрон документ әйләнешенә тоташтырылган иминиятләштерүчеләр дә әлеге процедураны кабат эшләргә тиеш, бу отчетлылыкның яңа формасын имзаларга вәкаләтле булуын ачыклау өчен эшләнә”, - дип билгеләп үтте республика Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.
Мәгълуматлар тапшыру срокларын үтмәгән, тулы яисә дөрес булмаган мәгълуматлар тапшырган өчен хезмәт инспекциясе тарафыннан административ җаваплылыкка тарту каралган.
“Электрон хезмәт кенәгәләре” нә күчү чоры җайлырак үтсен өчен Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсе 2019 ел ахырында ук республикада яшәүчеләр бәлән генә түгел, иминиятләштерүчеләр арасында да мәгълумати аңлату эшләре алып барды. 90 000 нән артык иминиятләштерүчегә “Электрон хезмәт кенәгәләре турында” дигән памяткалар таратылды. Татарстан Пенсия фонды әзерләгән бу кулланмаларда отчет тутыру һәм тапшыру тәртибе буенча аңлатмалар бирелгән, шулай ук гариза һәм извещенияләрнең якынча формалары урнаштырылган.
Моны белү мөһим! Иминиятләштерүчегә Пенсия фондына отчет тапшыру өчен кирәкле барлык документлар (гариза, уведомление,отчет формалары), “Электрон хезмәт кенәгәсе турында” дигән памятка, кулланма программалар барысы да Россия Пенсия фонды сайтында (www.pfrf.ru) һәм Татарстан Пенсия фондының www.pension.sprrt.ru региональ сайтында карарга, кирәк булса, чыгартып алырга мөмкин.
Яшел Үзән районында яшәүче бер ир законсыз рәвештә урман кискән өчен хөкем ителде
Кайбыч районы прокуратурасы Яшел Үзән районында яшәүче бер кешегә карата РФ ҖК 260 статьясының 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче (законсыз урман утыртмаларын кисү) карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Суд тарафыннан ачыкланганча, узган елның октябрендә, эшкәртелмәгән агачларны кисүгә законлы хокукы булмаган килеш, «Кайбыч урманчылыгы» ДКУ Русак участок урманчылыгының 32 нче кварталында бензин пычкысы ярдәмендә законсыз рәвештә 7 талпан һәм 2 бәй токымлы токымлы агач киселгән, шуның белән бергә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына 11522 сумлык зыян килгән.
Россия Федерациясе Урман фондына китерелгән зыян эш буенча алдан тикшерү барышында хөкем ителүчеләргә үз ихтыяры белән капланган.
Татарстан Республикасы Кайбыч суд районы буенча 1 нче участок җәмәгать судьясы тарафыннан хөкем ителүче инкриминацияләнүче җинаять кылуда гаепле дип табылды һәм аңа җинаять коралын (бензин пычкысы) дәүләт кеременә тартып, штраф рәвешендә җәза билгеләнде.
Кайбыч районы прокуратурасы
Кайбыч районы прокуратурасы Яшел Үзән районында яшәүче бер кешегә карата РФ ҖК 260 статьясының 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче (законсыз урман утыртмаларын кисү) карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Суд тарафыннан ачыкланганча, узган елның октябрендә, эшкәртелмәгән агачларны кисүгә законлы хокукы булмаган килеш, «Кайбыч урманчылыгы» ДКУ Русак участок урманчылыгының 32 нче кварталында бензин пычкысы ярдәмендә законсыз рәвештә 7 талпан һәм 2 бәй токымлы токымлы агач киселгән, шуның белән бергә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына 11522 сумлык зыян килгән.
Россия Федерациясе Урман фондына китерелгән зыян эш буенча алдан тикшерү барышында хөкем ителүчеләргә үз ихтыяры белән капланган.
Татарстан Республикасы Кайбыч суд районы буенча 1 нче участок җәмәгать судьясы тарафыннан хөкем ителүче инкриминацияләнүче җинаять кылуда гаепле дип табылды һәм аңа җинаять коралын (бензин пычкысы) дәүләт кеременә тартып, штраф рәвешендә җәза билгеләнде.
Кайбыч районы прокуратурасы
Эш бирүче! 15 февральгә кадәр электрон хезмәт кенәгәләре өчен мәгълүматларны тапшырырга онытма
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге эш бирүчеләргә 15 февральгә кадәр электрон хезмәт кенәгәләре буенча Пенсия фондына хисапның яңа формасын тапшыру турында искә төшерә.
Электрон хезмәт кенәгәләрен формалаштыру өчен, 2020 елның 15 февраленә кадәр эш бирүчеләр беренче тапкыр пенсия фондына кадрлар чаралары: эшкә кабул итү, бер вазифадан икенчесенә күчерү, эштән азат ителү турында мәгълүмат бирергә тиеш.
Мөһим! Цифрлы хезмәт кенәгәләре өчен Белешмәләр, штат санына карамастан, барлык компанияләр һәм эшкуарлар белән ялланып эшләүче хезмәткәрләр тарафыннан җибәрелә. Хәтта штатта бер хезмәткәр булса да.
"Мәгълүматларны тапшыру эш бирүчеләрнең Пенсия фондының территориаль органнары белән хезмәттәшлеге форматы кысаларында башкарыла. Мәгълүматны иминләштерүче Кабинеты яки пфр клиент хезмәте аша тапшырырга мөмкин", - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе эдуард вафин.
Исегезгә төшерәбез, электрон хезмәт кенәгәләрен әзерләү өчен кирәк:
- "2020".
- хезмәткәрләргә 2020 елның 30 июненә кадәр хезмәт кенәгәсе формасын сайлау хокукы турында язмача хәбәр итәргә.
- хезмәткәрләрдән хезмәт кенәгәсенең формасын сайлау турында гариза кабул итәргә.
- һәм.
Пенсия фондына мәгълүмати хисапларны тапшыру өчен кирәкле барлык формаларны региональ ПФР сайтында алырга мөмкин.
Көн тәртибе:
1.Авыл җирлеге башлыгы отчеты (авыл җирлеге органының узган елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре, 2020 елга планнар һәм бурычлар)
2.Учреждение мөдирләренең отчетлары (мәктәп, ФАП, участок, клуб)
3. Төрле.
Отчет җыелышы башланыр алдыннан авыл җирлегенең тарихы белән танышу.
Килегез, Сезне кызыксындырган сораулар бирегез. Авыл җирлеге вакыйгасыннан хәбәрдар булыгыз.
Россия Федерациясе Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы үзмәшгүль гражданнарның пенсия хокукларының (иминият стажы һәм пенсион коэффициент) бары мәжбүри пенсия иминиятләштерүгә күчерелгән иминият взносларын исәпкә алып кына формалаштырылуын исегезгә төшерә.
Шунысын да искәртү урынлы – узмәшгүль гражданнар мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе буенча хокук мөнәсәбәтләренә ирекле рәвештә керергә хокуклы.
Теркәлү үтү өчен яшәү урыны буенча Пенсия фонды идарәсенә мөрәжәгать итәргә кирәк. Үзегез белән гариза, паспорт һәм салым органыннан «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы буларак теркәлү турында белешмә алып килергә кирәк.
«Пенсия фондына иминият взнослары түләүнең күләме чикләнмәгән, әмма 2020 елда ул 256185, 6 сумнан артырга тиеш түгел», - дип искәртте Россия Пенсия фондының ТР буенча Бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин.
Кабат искәртәбез, иминият стажына мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә взнослар күчерелгән периодлар гына кертелә.
Түләнгән иминият взносларының гомуми суммасы фиксацияләнгән күләмнән кимрәк булмаган очракта иминият стажына бер ел булып кертелә.
Ә түләнгән взнос күләме фиксацияләнгән суммадан кимрәк булса, иминият стажына кертелгән период түләнгән суммага пропорциональ була.
2020 елда мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә иминият взносының күләме 32448 сум тәшкил итә.
https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин.
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы «хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында «Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 2020 елның 1 гыйнварыннан 463-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 12 130 сум тәшкил итә дип хәбәр итә.
Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 129, 133 статьялары нигезендә айлык хезмәт хакының (өстәмәләр, өстәмәләр, премияләр һ.б.), бу чорда тулысынча эш вакыты нормасын эшләгән һәм хезмәт нормаларын (хезмәт вазыйфаларын) үтәгән хезмәткәргә исәпләнгән гомуми суммасы билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан ким була алмый.
Шуңа бәйле рәвештә, эш вакытының айлык нормасын тулысынча эшләп бетергән очракта, эш бирүчеләргә айлык хезмәт хакы күләме минималь хезмәт хакының билгеләнгән күләменә (аена 12 130 сум) җитмәсә, эш бирүчеләргә аны күрсәтелгән күләмгә җиткерүне тәэмин итәргә кирәк.
Хезмәткәрләргә хезмәт хакын билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан ким булмаган дәрәҗәгә җиткерү махсус һәм зарарлы шартларда эшләгән өчен түләүләрне исәпкә алмыйча, төнлә дә башкарыла.
Хезмәткә түләүнең минималь күләмен түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясен тәэмин итү өлешендә хезмәт законнарын бозуга юл куйган эш бирүчеләр административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 5.27 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.
Шуңа бәйле рәвештә, хезмәткәрләр, эш вакытының айлык нормасын (хезмәт бурычларын үтәү) тулысынча үтәгән очракта, аларга исәпләнгән хезмәт хакы билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк булып чыккан очракта, үзләренең хезмәт хокукларын яклау һәм хокукый җавап чаралары күрү максатларында, Татарстан Республикасында Дәүләт Хезмәт инспекциясенә, шулай ук судка һәм прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Россия Федерациясе Президенты юлламасыннан соң нинди законнар үз көченә керә?
1) 2021 ел ахырына кадәр яследә өч яшькә кадәр чиратларны бетерәләр. ⠀
2) аз керемле гаиләләргә хәзерге кебек түгел, ә өч яшькә кадәрге балалар өчен пособие түләячәкләр. Әгәр гаиләнең кереме бер кешегә яшәү минимумыннан түбәнрәк икән, акча балага җиде яшь тулмаганчы түләячәк. ⠀
3) Ана капиталы беренче бала өчен түләнәчәк. Быелдан беренче бала туганда гаилә 466 мең сум акча алачак, ә икенче бала өчен тагын 150 мең сум түләячәк. Гаиләдә инде бер бала булса, икенчесендә 616 мең сум ана капиталы булачак. Өченче бала туган өчен дәүләт гаиләгә ипотеканы түләүгә 450 мең сум акча түләячәк.
4) башлангыч сыйныф укучыларын мәктәпләрдә бушлай ашатачаклар. ⠀
5) 2021 ел ахырына барлык мәктәпләрдә дә Интернет барлыкка киләчәк. ⠀
6) барлык музыка мәктәпләрен ремонтлыйлар. ⠀
7) 2020 елның 1 сентябреннән сыйныф җитәкчеләренә федераль бюджеттан 5000 сум күләмендә өстәмә түләнәчәк.
8) вузлардагы инфраструктураны ныгытачак, яңа бюджет урыннары булдырачак. ⠀ 9) авылларда яңа ФАПлар барлыкка киләчәк. ⠀
10 июльдән поликлиникаларны һәм ашыгыч ярдәм станцияләрен модернизацияләү программасы башланачак. ⠀
11) табибларның һәм шәфкать туташларының торак проблемаларын хәл итәчәкләр. ⠀
12) 2024 елга хастаханәләрдә медицина кадрлары җитмәүне бетерәләр. ⠀
13) 70% бюджет урыннары медицина югары уку йортларында распределяют арасында студентлар-максатчан шәһәр һәм районнар.
Хәзерге вакытта күрсәтелгән үзгәрешләр турындагы закон проектлары кабул итү стадиясендә.
Күрсәтелгән законнарның үз көченә керүе турында өстәмә хәбәр итәрбез.
Кайбыч районы прокуратурасы