Татарстанда өч яшькә кадәрге һәм 3 яшьтән 16 яшькәчә 770 мең балага 5 һәм 10 мең сум акча түләнәчәк. Якынча исәпләгәндә 3 яше тулмаган 136 мең, 3-16 яше аралыгында 640 мең бала бар. Бу хакта Рроссия Пенсия фондының Татарстан
Әлеге төр түләүләргә Федераль бюдңеттан 8,5 млрд. сумга якын акча бүлеп бирелә.
Бүгенгә 3 яше тулмаган 114 мең балага 1 млрд. 117 миллион сум акча түләнгән инде. 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга акча агымдагы елның 1 июненнән түләнә башлаячак.
Акча алу өчен агымдагы елның 1 октябренә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта яисә күпфункцияле үзәк аша Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
“Гаризаны электрон варианта тутыруның бернинди авырлыгы да юк, балаларның туу турында таныклыклары, СНИЛС һәм банк реквизитлары (аларны онлайн- банкта карарга мөмкин) гына кирәк. Шунысы мөһим! Гариза дөрес итеп, мәгълүматлар документлар буенча тутырылырга тиеш. Болай эшләү гаризаларны кабул итү һәм акча күчерү эшен тизләтәчәк”,-дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.
Игътибар! Гаиләләр гариза белән бик күп мөрәҗәгать итәләр. Мошенниклар шуннан файдаланалар, охшаш адреслар һәм дизайн кулланып, дистәләгән ялган интернет сайтлар тәкъдим итәләр. Мошенниклар кармагына эләкмәс өчен гаризаларны gosuslugi.ru рәсми сайтында гына тутырырга кирәк.
![]()
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Кайбыч районы Клиентлар хезмәте–(884370)-21-0-74
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-
Кайбыч районы прокуратурасы җирле 42 яшьлек кешегә карата (ул РФ ҖК 318 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда (хакимият вәкиленә карата, үз вазифаларын үтәүгә бәйле рәвештә, тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллануда) гаепләү карарын раслады.
Тикшерү версиясе буенча, җинаятьче 2020 елның 8 апрелендә исерек хәлдә, Кайбыч районының Федоровское авылы кибетендә җирле кешегә карата ызгыш-җәнҗал куптарган.
Аның гамәлләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге хезмәткәре тарафыннан туктатылды, ул әлеге хокукка каршы гамәлләрне туктатуны таләп итте.
Әмма гаепләнүче полиция хезмәткәренең хакимият вәкиле булуын аңлап, аңа уң як щеч өлкәсенең кан сукмагы рәвешендәге тән җәрәхәтләре алып килгән затка бер кул белән бәрелә.
Хәзерге вакытта җинаять эше материаллары, асылда, карап тикшерү өчен, Кайбыч район судына җибәрелде.
Әлеге җинаять кылган өчен җәзаның иң катгый төре Россия Федерациясе Җинаять Кодексы белән биш елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә билгеләнгән.
Кайбыч районы прокуратурасы
Кайбыч районында яшәүче 53 яшьлек хатын-кыз ир-атның сәламәтлегенә авыр зыян китергән өчен хөкем ителгән.
Кайбыч районы прокуратурасы җирле ханымга карата РФ Җинаять Кодексының 111 маддәсенең 2 өлешендәге «з» пунктында (корал сыйфатында кулланыла торган предметны кулланып кеше гомеренә куркыныч зыян китерү) каралган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Суд тарафыннан 2020 елның гыйнварында Кайбыч районының Үрмән бистәсендә үз йортында өйдәше белән исерек килеш сөйләшү барышында ир-атны корсагына пычак белән бәрүе ачыклана. Нәтиҗәдә, зыян күрүчегә сәламәтлеккә авыр зыян китерелгән.
Гаепләнүче җинаять кылуда гаепле дип тулысынча таныган.
Суд аңа 2 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән.
Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе турындагы Федераль Законга кертелгән төзәтмәләр буенча 2020 елның 1 июленнән башлап балигъ булмаган яшьтәге балаларның опекуннары яки попечительләре индексацияләнгән иминият пенсияләре ала башлаячаклар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.
Хәзерге вакытта түләнелә торган попечительлек эшчәнлегенә (мәсәлән, тәрбиягә бала алган гаилә килешүе кысаларында) мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе кагыйдәләре җәелдерелгән, шуңа күрә опекун пенсионерлар өчен иминият взнослары күчерелә, ә индексацияләнгән күләмендә пенсия опека срогы чыкканнан соң гына түләнелә.
1 июльдән индексацияләнгән пенсия түләүне тәэмин итү өчен 15 июньгә кадәр Пенсия фонды Бүлекчәләре опекун пенсионерларның исемлеген актуальләштерә, 24 июньгә кадәр почта һәм кредит оешмаларына кирәкле документларны формалаштыра.
“Якынча исәпләүләр буенча Республикада тәрбиягә бала алган 300 гә якын пенсионер арттырылган пенсия алачак,”- дип дип белдерде Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.
![]()
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Кайбыч районы Клиентлар хезмәте–(884370)-21-0-74
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2
«Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре!Сезне бөтенхалык бәйрәме – фашист илбасарларын Җиңүнең 75 еллыгы белән котлыйм.Вакыт бары тик совет халкы тарафыннан кылынган батырлыкның бөеклеген арттыра, ул безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр! 9 Май-кешелек тарихында иң куркыныч һәм канкойгыч сугыш тәмамлануны символлаштырган бөтенхалык бәйрәме генә түгел, ул күпмилләтле илнең күпмилләтле халкының ныклыгы, батырлыгы һәм рухының бөеклеге символы. Җиңү безгә чиксез югалтулар: дистәләгән миллион һәлак булган, меңләгән яндырылган шәһәр һәм авыллар, җимерелгән фабрика һәм заводлар, юкка чыгарылган мәдәният һәйкәлләре. Без ветераннар алдында баш иябез һәм аларның батырлыкларын беркайчан да онытмабыз. Кадерле ветераннарыбызга сәламәтлек һәм иминлек, барыбызга да – тыныч күк йөзе һәм иҗади хезмәт шатлыгы телим»
8 май көнне 13.00 сәгатьтә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты А.З. Фәррахов гражданнарны Skype: Priemnayaer116 буенча дистанцион режимда кабул итәчәк.
Кабул итүгә телефон аша язылырга мөмкин: 8(843)-238-10-00.
Аерым атмосферага үтеп кергән бу көн. Ул тормышның яңаруын һәм һәр кешенең, һәр гаиләнең, бөтен дәүләтнең иминлеген тәэмин итә торган иҗади хезмәткә хөрмәтен гәүдәләндерә.
Бу якты көндә районыбызны үстерүгә һәм төзекләндерүгә намуслы хезмәтләре белән өлеш керткән , хезмәт традицияләрен арттырган барлык кешеләргә рәхмәтемне җиткерәм. Бүген дә һәрберебезнең хезмәтенә ихтыяҗ зур булсын һәм лаеклы бәя бирелсен!
Сезгә чын күңелдән шушы язгы көннәрдә яңа күңел күтәренкелеге һәм уңай үзгәрешләр башлану, нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык, һәр гаиләгә иминлек телим!
Ихтирам белән, Кайбыч муниципаль районы башлыгы А.И. Рәхматуллин.
Кайбыч районы прокуратурасы җирле хатын-кызның сәламәтлегенә авыр зыян китерү турында җинаять эшен судка җибәрде
Кайбыч районы прокуратурасы РФ Җинаять Кодексының 111 маддәсенең 2нче өлешендә каралган (корал сыйфатында кулланыла торган предметны кулланып кеше гомеренә куркыныч зыян китерү) җинаять кылуда гаепләнүче 53 яшьлек ханымга карата гаепләү карарын раслады.
Тикшерү версиясе буенча, 2020 елның гыйнварында Кайбыч районының үрү бистәсендә исерек хәлдә, авылдашы белән кинәт килеп чыккан конфликт вакытында өстәлдән кухня пычак алып, зыян күрүченең корсагына бер бәрелә.
2020 елның маенда алда торган бәйрәм һәм ял көннәре булу сәбәпле пенсионерларга пенсия түләү графигына үзгәрешләр кертелә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.
“Татарстан почтасы” Федераль Почта элемтәсе Идарәсе пенсияләрне вакытыннан алдарак түбәндәге көннәрдә китерәчәк:
3-5 май көннәрендә бирелә торган пенсияләр 2020 елның 2 маенда, почта элемтәсе бүлекчәсенең эш режимында китереләчәк;
9 май көне китереләсе пенсияне пенсионерлар 7-8 майда алачак;
Калган көннәрдә пенсияләр графигы буенча, Татарстан почта элемтәсе бүлекчәсенең эш режимын исәпкә алып түләнәчәк.
Кредит оешмалары аша түләнә торган пенсия Һәм башка социаль түләүләр расланган график буенча җибәреләчәк.
Почта элемтәсе аша пенсия алуга кагылышлы сораулар буенча үз участогыгыздагы хат ташучыга, яисә сезгә хезмәт күрсәтүче почта элемтәсе бүлекчәсенә мөрәҗәгатҗ итәргә мөмкин. 8-800-100-00-00 телефоны буенча Россия Почтасының кайнар линиясенә дә шалтырата аласыз.
![]()
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Кайбыч булекчэсе –(884370)-21-0-74
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.
Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан Пенсия фондының территориаль органнарында гражданнарны алдан язылу ысулы буенча гына кабул итәләр. Бу хакта Россия Пенсия фондының Кайбыч районы Клиентлар хезмәте хәбәр итә.
“Пенсия фондына барганчы, 8(84370)2-10-74 телефон номеры буенча Пенсия фонды Кайбыч районы Клиентлар хезмәтенә шалтыратыгыз, анда сезнең соравыгызны хәл итәргә ярдәм итәчәкләр. Пенсия фондының территориаль органнарына барырга кирәк булган очракта, Россия Пенсия фонды сайтында, шәхси кабинет аша, яисә 8(84370)2-10-74 телефоннына шалтыратып, алдан язылу сервисыннан файдаланырга һәм кабул ителүчегә язылырга кирәк”- диде Кайбыч районы Клиентлар хезмәте җитәкчесе Гөлчәчәк Зиннурова.
Исегезгә төшерәбез, Пенсия фонды күрсәтә торган хезмәтләрнең күбесен өйдән чыкмыйча гына, гражданнарның www.pfrf.ru сайтындагы шәхси кабинеты аша да файдаланырга мөмкин. Гаризаларны шулай ук сайт аша юллый аласыз.
Кеше күмү өчен пособие алуга гариза гражданнарның мөрәҗәгать итүе буенча гына карала.
Үзизоляция режимын саклагыз! Өйләрегездә калыгыз, үзегез һәм якыннарыгызның сәламәтлеге турында кайгыртыгыз, сәламәт булыгыз!
![]()
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Кайбыч районы Клиентлар хезмәте–(884370)-21-0-74
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.