Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсацион түләү рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын искә төшерә. Әлеге түләунең күләме 1200 сум, ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе белән бергә түләнә.
Шунысын белу зарур: компенсацион түләу хезмәткә яраклы, әмма беркайда да эшләмәүче, I төркем инвалидны (балачактан I төркем инвалидлар керми), шулай ук 80 яшьтән узган өлкәннәрне караучыга билгеләнә, караучы белән каралучының бергә яшәве яки аларның бер гаиләнеке булулары мәҗбури түгел. Караучы бөтенләй чит кеше дә булырга мөмкин, иң мөһиме ярдәмгә мохтаҗ кешегә реаль ярдәм күрсәтелергә тиеш.
Хезмәткә яраксыз булу сәбәпле чит кеше тәрбиясенә мохтаҗлар категориясенә инвалид балалар, I төркем инвалидлар, 80 яшьтән узган яки дәвалау учреждениесе йомгаклау нәтиҗәсе нигезендә даими рәвештә чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ өлкән яшьтәгеләр керә.
Компенсацион түләү билгеләүне сорап язган гаризаны гражданнарның шәхси кабинеты яисә дәүләт хезмәтләре порталы (моның өчен идентификация һәм аутентификация Бердәм системасында расланган исәп язуы булырга тиеш) аша бирергә мөмкин. Сез шулай ук гариза белән Пенсия фондының территориаль органнарына мөрәжәгать итә аласыз. Гаризага түбәндәге документлар теркәлә:
Әлеге документлар гражданнарның пенсия делосында булган очракта аларны кабат тапшырыга кирәкми.
Компенсацион түләү караучының Пенсия фонды органнарына гариза һәм кирәкле документлар белән мөрәжәгать иткән айдан, әмма әлеге төр түләүгә хокук барлыкка килгәннән соң гына билгеләнә.
«Өлкән яшьтәге кешене караган вакыт караучының иминият стажына һәр ел өчен 1,8 пенсион коэффициент белән исәпкә алына. Бу исә караучыга иминият пенсиясе алу өчен пенсион хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасында хезмәткә яраксыз гражданнарны караучы 82 мең кеше компенсацион түләү ала», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондынын ТР буенча идарәчесе Эдуард Вафин.
Игътибар! Караучы кеше эшкә урнашкан очракта компенсацион түләү алуга хокукын югалта. Ул Пенсия фонды органына түләүне туктатуны сорап гариза белән мөрәжәгать итәргә тиеш.
Өлкән яшьтәгеләрне яки инвалидны караучы кеше «Узмәшгульлек» программасы буенча теркәлеп, мәҗбүри пенсия иминиятләштерү буенча хокук мөнәсәбәтләренә кермәсә, аның компенсация алуга хокукы югалмый.
Рәсми рәвештә эшкә урнашуы турында гражданнар 5 көн эчендә Пенсия фондының территориаль органына килеп яисә гражданнарның Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеты аша хәбәр итәргә тиешләр. Хезмәт эшчәнлеген туктатып, кабат компенсацион түләү билгеләүне сорап язылган гариза да шул юл белән тапшырыла.
https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин.
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Кайбыч районы Клиентлар хезмәте–(884370)-21-0-74
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.
Агымдагы елның 28 июленнән башлап инвалидларга һәм инвалид балаларга айлык акчалата туләүләр проактив режимда билгеләнә башлый. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарастан бүлекчәсе хәбәр итә. Димәк, әлеге категориягә караган гражданнарга түләү билгеләүне сорап мөрәҗәгать итәргә кирәкми, Россия Пенсия фонды территориаль органнары бу эшне үзләре башкара.
Пенсия фонды түләүләрне инвалидларның Федераль регистры мәгълүматлары буенча билгели. Айлык акчалата түләү кешенең инвалид яисә инвалид бала категориясенә кергән көненнән, шул көннән соң 10 көн дәвамында, реестрга инвалидлык турында мәгълумәт кергәннән соң билгеләнә. Айлык акчалата түләү билгеләнү турындагы хәбәр гражданнарның Дәүләт хемәтләре порталындагы шәхси кабинетта, электрон почта адресына яисә смс-хәбәр аша җибәрелә.
Айлык акчалата түләүне гариза нигезендә рәсмилләштерүдән баш тарту сәламәтлекләре чикле булган гражданнарга пенсия яисә башка түләүләр билгеләү процессын гадиләштеру юнәлешендә ясалган тагын бер адым. Инвалидларның махсус төзелгән Федераль реестры медик-социаль экспертиза учрежденияләре бюджеттан тыш фондлар, Федераль министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук властьның региональ һәм муниципаль органнарыннан килгән мәгълүматны туплау бердәм мәгълүмат операторы ул.
Инвалидларның Федераль реестры мәгълүматлары нигезендә инвалидлык буенча пенсияләр дә дистанцион режимда билгеләнә. Пенсия фондына мөрәҗәгать иткәндә, инвалид электрон гариза гына юллый, калган барлык кирәкле документлар федераль реестрдан алына.
Хәзерге вакытта инвалидлыкны билгеләү процедурасы да инвалидның үзен медик-социаль экспертиза бюросына китермичә, медицина учреждениеләре документлары буенча читтән торып - дистанцион рәвештә башкарыла. Әлеге тәртип эпидемиологик ситуациягә бәйле рәвештә вакытлыча, 2020 елның 1 мартыннан 1 октябренә кадәр кертелде.
Инвалидлык турында мәгълүмат Федераль реестрга кергәч, Пенсия фондының территориаль органында гражданинга пенсия яисә айлык акчалата түләү мөстәкыйль рәвештә билгеләнә, кешегә Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет яисә Пенсия фонды сайты аша түләүне китерү ысулы күрсәтелгән гариза гына җибәрергә кирәк була.
Апрельдән башлап Пенсия фонды пенсия һәм пособиеләрне дистанцион билгеләү, халыктан кирәкле мәгълүмат алу буенча запрослар җибәрү, элегрәк билгеләнгән түләүләрне кабат исәпләү яисә түләү вакытын проактив рәвештә озынайту чараларын тормышка ашыра. Аерым төр түләүләрне гариза язмыйча гына билгеләү алга таба да дәвам ителәчәк.
![]()
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Кайбыч районы Клиентлар хезмәте–(884370)-21-0-74
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Булекчәсе 1 августтан 2019 елда эшләгән пенсионерларның пенсияләрен гариза алмыйча гына арттыра. Бу яңалык узган елда алар өчен иминият взнослары түләнеп барылган барлык иминият пенсиясе алучыларга кагыла.
Пенсия фиксацияләнгән коэффициентка арртырыла торган индексациядән аермалы буларак, август аендагысы пенсионерның хезмәт хакы куләменә бәйле: хезмәт хакы зуррак булган саен пенсия күбрәккә артачак. Кабат исәпләү нәтиҗәсендә пенсиянең максималь арттыру күләме пенсиянең 2020 ел бәяләреннән чыгып исәпләнгән өч коэффициент – 279 сум белән чикләнә. (2020 ел коэффициенты кыйммәте хезмәт эшчәнлеге агымдагы 2020 елда туктатылган очракта алына).
285 302 Татарстан пенсионерларының иминият пенсияләре артып киләчәк. Әлеге максатларга Пенсия фонды бюджетында 55 миллион сум акча каралган.
Иминият пенсияләрен арттырудан кала, 1 августтан пенсионерларга пенсия тупланмаларыннан түләнә торган түләүләр – тупланып бара торган пенсия, ашыгыч пенсия түләүләре һәм берьюлы түләүләр күләме дә арттырыла. Әлеге кабат исәпләү пенсионерның эшләвенә генә түгел (хәзерге вакытта эш белән тәэмин итүчеләр күчергән акчалар иминият пенсиясен формалаштыруга юнәлтелә), идарә итүче компанияләрнең акчаларны инвестицияләү нәтиҗәләренә дә бәйле.
1748 пенсионерның пенсия тупланмалары кабат исәпләнәчәк, бу санга 1022 ашыгыч түләүләр, 1470 тупланма пенсия алучылар да кертелгән. Аларның айлык түләүләре 2019 ел өчен инвестицияләү нәтиҗәләре буенча коррекцияләү коэффициентын исәпкә алып арттырыла. Тупланып бара торган пенсия өчен ул 9,1%, ә пенсия тупланмаларын үзләре катнашу юлы белән финанслау дәүләт программасында катнашулылар алачак ашыгыч пенсия түләүләре өчен 7,9 % тәшкил итәчәк.
![]()
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Кайбыч районы Клиентлар хезмәте–(884370)-21-0-74
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм башка махсус билгеләнештәге җирләре кадастр бәясен дәүләт кадастр бәяләве мәгълүматлары фондында билгеләү турында, шулай ук Хисап проектына искәрмәләр бирү тәртибе һәм вакытлары турында арадаш хисап документларын (алга таба – хисап проекты) урнаштыру турында.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хәбәр итә.
«Дәүләт кадастр бәясе турында» №237-ФЗ Федераль закон һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 15.07.2009 №2202-р боерыгы нигезендә, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә сәнәгать һәм башка махсус билгеләнештәге җирләргә дәүләт кадастр бәяләве үткәрелә.
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм башка махсус билгеләнештәге җирләрнең кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре буенча «дәүләт кадастр бәяләве үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе (алга таба – «ЦГКО» ДБУ) электрон документ рәвешендә хисап проекты төзелде.
02.07.20 исәп-хисап проектында булган белешмәләр һәм материаллар дәүләт кадастр бәясе фондын алып бару тәртибендә каралган күләмдә дәүләт кадастр бәяләве мәгълүматлары фондында «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең рәсми сайтында алтмыш көнгә урнаштырылган.
Әлеге материаллар дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең рәсми сайтында урнаштырылган .https://rosreestr.ru) «сервислар "бүлегендә – «Дәүләт кадастр бәяләве мәгълүматлары фондыннан мәгълүмат алу" бүлекчәсендә - «кадастр бәясен билгеләү турында хисап проектлары/дәүләт кадастр бәяләве нәтиҗәләре турында хисап проектлары".
Шулай ук хисап проекты, кушымталарны да кертеп, ДБУ «ЦГКО» рәсми сайтында урнаштырылган. http://cgko.tatarstan.ru («Эшчәнлек» бүлегендә – «арадаш хисап документлары»бүлекчәсе.
20.08.202020 елга кадәр хисап проектына карата искәрмәләр «ЦГКО» ДБУГА, шәхсән, почта аша яки электрон почта аша «Интернет»мәгълүмат-телекоммуникация челтәрен кулланып, электрон документ рәвешендә тәкъдим ителергә мөмкин. Моннан тыш, Хисап проектына карата искәрмәләр «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең теләсә кайсы филиалына (алга таба – «КФҮ»ДБУ) тапшырылырга мөмкин.
Проектка искәрмәләр бирү көне дип аның «ЦГКО» яки «КФҮ» ДБУнә тапшыру көне, календарь почта штемпелен оттискада күрсәтелгән көн яки аны «Интернет»мәгълүмат-телекоммуникация челтәреннән файдаланып тапшыру көне санала.
Хисап проектына карата искәрмә аның асылын бәян итү белән бергә үз эченә алырга тиеш:
1) физик затның фамилиясе, исеме һәм атасының исеме (соңгысы-булган очракта), юридик затның тулы исеме, элемтә өчен телефон номеры, хисап проектына кисәтмә биргән затның электрон почта адресы (булган очракта) ;
2) кадастр номеры һәм (яки) күчемсез милек объектының кадастр бәясен билгеләүгә карата Хисап проектына карата искәрмә бирелә торган адресы;
3) искәрмә бирелә торган хисап проекты битләренең номерларын күрсәтү (теләге буенча).
Искәрмәләргә кадастр бәясен билгеләгәндә җибәрелгән хаталарның булуын раслаучы документлар, шулай ук күчемсез милек объектының характеристикалары турында декларация дә кертелергә мөмкин.
Күчемсез милек объектларының характеристикалары турында декларация формасы һәм аны карау тәртибе «күчемсез милек объекты характеристикалары турында декларацияне карау тәртибен, шул исәптән аның рәвешләрен раслау турында»27.12.2016 ел, №846 Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы боерыгы белән расланды.
Хисап проектына карата искәрмәләр кабул ителә:
ДБУ "ЦГКО «түбәндәге адрес буенча урнашкан: 420021, Казан шәһәре, Париж Коммунасы ур., 8 (бина почмагыннан керү, документларны кабул итү зонасы»БТИ" АҖ).
Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан «КФҮ» ДБУ филиаллары http://mzio.tatarstan.ru/rus/uvedomleniya.htm.
«ЦГКО» ДБУ электрон почтасы буенча электрон документ (шәхси имзасы белән сканерланган документ) рәвешендә: Gbu.Cgko@tatar.ru к
Тулырак мәгълүмат, шул исәптән күчемсез милек объектларының характеристикалары турында декларация формасы һәм аны карау тәртибе «ҮГКО» ДБУ рәсми сайтында урнаштырылган http://cgko.tatarstan.ru к
Хөрмәтле әти-әниләр, өлкәннәр!
Балалар катнашындагы бәхетсезлек очраклары күп булу сәбәпле, Кайбыч муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе искә төшерә: җәйге чорда балалар катнашында куркыныч хәвеф-хәтәрләр килеп чыгу мөмкинлеге аеруча зур.
- балалар белән индивидуаль әңгәмәләр үткәрегез, тормышны саклап калырга ярдәм итә торган мөһим кагыйдәләрне аңлатыгыз;
- исегездә тотыгыз: кичен һәм төнлә балаларга һәм яшүсмерләргә урамда олылардан башка йөрү тыела;
- балагызның кайда һәм кем белән булуын һәрдаим тикшереп торыгыз, балалр йөргән урыннарны контрольдә тотыгыз.
Онытмагыз: элементар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү Сезне һәм якыннарыгызны бәладән саклап кала ала! Автоном янгын турында хәбәр итү җайланмалары урнаштырыгыз!
Барлык сулыклар да су коену өчен яраклы түгел, хәтта тиешле тыю булмаса да. Балага тыелган урыннарда коенырга ярамаганын аңлатыгыз.
Баланы ялгыз суга җибәрергә ярамый!
Балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтегез.
Караңгы вакытта йөргәндә, яктылыкны саклаучы элементлар кулланыгыз. Истә калдырыгыз! Теләсә нинди транспорт чарасын идарә итүче юл хәрәкәтендә катнашучы булып тора. Шуңа күрә алар юл йөрү кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиеш.
Зинһар өчен, балаларыгызның каникуллары тыныч һәм яллары бәла-казаларсызүтсен өчен барысын да эшләгез. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
2020 елның 15 июленнән соң туган балаларның әти-әниләренә СНИЛС алу өчен документлар белән Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми, фонд счет номерын бала әнисенең шәхси кабинетына җибәрә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Әлеге сервис дәүләт хезмәтләре порталы аша тормышка ашырыла.
Пенсия фондының мәгълүмат сайтында бала туу хакында ЗАГС реестрыннан хәбәр кергәч, баланың шәхси счетының индивидуаль номеры автомат рәвештә рәсмиләштерелә һәм әнинең дәүләт хезмәтләренең бердәм порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә.
“Шулай итеп, июль уртасыннан соң бала туган гаиләләр аның СНИЛС номеры турында мәгълүматны тулысынча автомат рәвештә алачак”,- дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.
Әлеге хезмәт дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында теркәлгән ата- аналарга гына күрсәтелә. Электрон почта яки СМС хәбәр аша СНИЛС рәсмиләштерү хакындагы мәгълүматны оператив рәвештә алу өчен шәхси кабинетта тиешле көйләү рәвешен сайларга кирәк.
Уллыкка бала алган гаиләләр өчен СНИЛС алу тәртибе үзгәрешсез кала, чөнки кирәкле мәгълүматларны уллыкка бала алучылар бары тик үзләре генә тапшыра.

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.
ИСТӘ ТОТЫГЫЗ! Янгын чыгудан берәү дә иминиятләштерелмәгән. Янгын чыкмас дип берәү дә ышандырып әйтә алмый. Тормыш һәм сәламәтлекне саклау, шулай ук торакны янгыннан саклау өчен янгын куркынычсызлыгының нәтиҗәле берничә таләбен үтәргә кирәк.
Әгәр кинәт янгын килеп чыкса:
Торагыгызны янгыннан саклагыз! Автоном янгын турында хәбәр итү җайланмалары урнаштырыгыз!
ОНЫТМАГЫЗ: Янгынны сүндерү өчен күп көч түккәнгә караганда аны кисәтү җиңелрәк.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе соңгы араларда интернет челтәрендә пенсияләрне “Совет стажы”н исәпкә алып кабаттан исәпләү турында ялгыш мәгълумат таратылу хакында хәбәр итә. Әлеге чор өчен өстәмә түләү алу өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк, диләр. Әлеге мәгълумат дөреслеккә туры килми.
Исегезгә төшерәбез, 1991 елга кадәр (шул исәптән совет чорын да кертеп) хезмәт стажлары булган гражданнарның пенсион хокукларын бәяләү эше массакүләм рәвештә 2009 елда үткәрелде. Әлеге процесс валоризация дип аталды. Ул чакта Пенсия Бүлекчәсе белгечләре зур күләмле эш башкарды – 2010 елга кадәр билгеләнгән пенсияләр барысы да кабат исәпләнде.
2010 елдан башлап пенсияләр валоризацияне исәпкә алып билгеләнә. Димәк, гражданнарның совет чоры стажлары исәпкә алынган, пенсияләрне кабат исәпләү зарурлыгы юк.
Өстәмә түләүләрне еш кына гражданнарга төрле юридик фирмалар вәгъдә итә. Алар халыкка төрле төр гаризалар рәсмиләштергәндә ярдәм тәкъдим итәләр, әлбәттә бу эш бушка эшләнми. Әлеге фирмалар Пенсия фондына гаризалар юллый да торгандыр, әмма фондтан совет чоры стажы исәпкә алынган һәм пенсияләргә бернинди өстәмә түләү тиеш түгел дигән җавап алу белән чикләнәләр. Нәтиҗәдә пенсионер акчасын кирәкмәгән юридик хезмәтләр өчен әрәм итә.
Шунысына игътибарыгызны юнәлтәбез, Пенсия фонды пенсионерларның законлы никахта бергә яшәгән юбилейларына да өстәмә акча түләми.

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.
Кайбыч районы прокуроры Олы Подберезье авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итте
2020 елның 10 июлендә Кайбыч районы прокуроры А.Р. Сөләйманов Олы Подберезье авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте.
Авыл җирлегендә яшәүчеләргә бу мәгълүматны массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштыру юлы белән алдан хәбәр ителде.
Район прокурорына шәхси кабул итүгә җирлектәге 3 кеше мөрәҗәгать итте.
Кабул итү барышында гаилә, җир законнары өлкәсендә гражданнарның хокукларына кагылышлы мәсьәләләр, шулай ук алиментлар түләмәү мәсьәләсе буенча җирле кешегә кагылышлы мәсьәләләр кузгатылды.
Район прокуроры А.Р. Сөләймановка 2 мөрәҗәгать итүчегә хокукый характердагы аңлатмалар бирелде, квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтелде.
1 мөрәҗәгать район прокуратурасы хезмәткәрләре тарафыннан тикшереләчәк һәм мөрәҗәгать итүчегә законда билгеләнгән тәртиптә хәбәр ителәчәк.
Кайбыч районы прокуратурасы
Россия Пенсия фонды катлаулы эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә пенсияләр билгеләү һәм аны түләү буенча карар кабул итүне гадиләштерелгән тәртиптә алып бару максатында агымдагы елның апреленнән июленә кадәр кертелгән вакытлыча чараларны озайтты. Бу хакта Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә. Пенсия фонды пенсия һәм посбиеләрнең кайберләрен июль ахырына кадәр дистанцион рәвештә билгели, шулай ук гражданнар сорауларына кирәкле мәгълуматлар бирү, моңа кадәр билгеләнгән түләүләр вакытын озайту һәм кабат исәпләү дә ай ахырына кадәр дистанцион рәвештә башкарылачак.
Пенсияне шәхси кабинет аша дистанцион билгеләү
Хәзер пенсияләр күбесенчә Пенсия фондының es.pfrf.ru порталындагы шәхси кабинет һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрелгән электрон гаризалар буенча билгеләнә. Әлеге төр гаризалар барлык мөрәҗәгатьләрнең 70 процентын тәшкил итә. Күпчелек очракта пенсия гражданнарның ризалыгы буенча Пенсия фондының мәгълумат базасына эш белән тәэмин итүчеләр җибәргән мәгълуматларга таянып билгеләнә.
Пенсия яшенә җитеп килгән гражданнарның шәхси лицевой счетларына хезмәт стажы һәм хезмәт хакы, шулай ук пенсия билгеләгәндә исәпкә алынучы страховой булмаган периодлар турындагы мәгълуматлар туплау да Пенсия фондының территориаль органнарында вакытыннан алда әзерлек эшләре алып барылу хисабына башкарыла. Бу исә агымдагы елның апреленнән июленә кадәр күпчелек пенсияләрне читтән торып билгеләргә мөмкинлек бирә, димәк пенсионерга клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
Пенсияне телефон аша дистанцион билгеләү
Кешенең пенсия тәләүне сорап электрон гариза бирергә мөмкинлеге булмаган очракта Пенсия фондының территориаль органнары, аның белән телефон аша элемтәгә кереп, пенсия билгеләүгә ризалыгын алалар, бу факт махсус актка теркәлә. Әлеге документ нигезендә пенсия билгеләү буенча гариза языла һәм аны билгеләү процессы эшли башлый.
80 яше тулган гражданнарның пенсияләрен проактив арттыру
Билгеле булганча, 80 яше тулган пенсионрлар картлык буенча иминият пенсияләренә арттырылган фиксацияләнгән түләү алу хокукына ия. Быел аның күләме 11 372,5 сум тәшкил итә. Апрельдән июль ахырына кадәр фондның территориаль органнары 80 яше тулган, туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучы пенсионрларны проактив рәвештә ачыклыйлар. Бу эш пенсионерларга пенсиянең файдалырак вариантын куллануны ачыклау максатында башкарыла. Пенсиянең аерым төрен билгеләү турындагы карар пенсионердан дистанцион юл белән алынган ризалык нигезендә чыгарыла.
Инвалидларга пенсия билгеләү һәм пенсия түләү вакытын озынайту
Инвалидлык буенча пенсиянең барлык төрләре һәм кайбер социаль түләүләрне Пенсия фонды инвалидларның Федераль реестры мәгълуматлары нигезендә билгели. Пенсия фонды органнарына мөрәҗәгать иткәндә, инвалидка гариза язарга гына кирәк була, калган барлык мәгълуматлар реестрдан алына.
Инвалид гаризаны да электрон юл белән җибәргән очракта, пенсия түләүне рәсмиләштерү тулысынча дистанцион юл белән башкарыла. Болардан тыш 2020 елның 1 мартыннан 1 октяберенә кадәр инвалидлыкны билгеләүнең дә вакытлыча тәртибе гамәлдә, аның буенча барлык процедура, инвалидны медик-социаль экспертиза бюрасына китереп тормыйча, медицина учрежденияесе документлары нигезендә башкарыла.
Инвалидлыкны озайту да читтән торып башкарыла. Тикшерелү нәтиҗәләре буенча кабат каралу вакыты җиткән көннән инвалидлык, пенсия һәм башка түләүләр алуга хокук кебек, автомат рәвештә ярты елга озайтыла.
Ышаныч кәгазе буенча түләүне озайту
Пенсиясен ышаныч кәгазе буенча башка кешегә рәсмиләштергән пенсионер, Закон нигезендә, пенсия алуын раслау өчен елга бер тапкыр Пенсия фондына яисә пенсия китерүче оешмага мөрәҗәгать итәргә тиеш. Июль ахырына кадәр әлеге тәртип тә туктатыла һәм пенсия алу факты расланмыйча, ышаныч кәгазе буенча пенсия түләү дәвам иттерелә.
Пропискасы булмаган пенсионерларга пенсия түләүне озайту
Россиядә даими пропискасы булмаган пенсионерларга социаль пенсия түләнә. Закон буенча, пенсия билгеләү өчен пенсионер, яшәү урынын күрсәтеп, гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Пенсия алуга хокукны югалтмас өчен, гариза елга бер тапкыр язылырга тиеш. Июль ахырына кадәр яшәү урынын раслау тәртибе вакытлыча туктатыла, пенсионерларга Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итергә кирәкми.
Ана капиталы хисабына айлык түләүләрне озайту
Ана капиталы хисабына айлык акчалата түләү алучы гаиләләргә бу айларда Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Түләү вакыты 1 октябрьдә чыккан очракта, акча автомат рәвештә күчереләчәк.
![]()
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.