ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Кайбыч районы прокуратурасы балалар сәламәтлеген саклау һәм дару препаратлары белән тәэмин итү өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерде.

Ташламалы дарулар белән тәэмин итүгә инвалид баланың хокукларын бозу турындагы ананың мөрәҗәгате тикшерү өчен нигез булды.

Аның улы «Спинальная мышечная атрофия-G12» авыруыннан җәфа чигә.

2020 елның июлендә балага тормыш күрсәткечләре буенча дәвалау өчен табиблар консилиумы тарафыннан «Нусинерсен (Спинраза)» препараты билгеләнгән.

Балага шундый ук дарулар 2019 елда табиб комиссиясе тарафыннан билгеләнде.

Бүгенге көндә әлеге препарат күрсәтелгән баланың спиналь мускул атрофиясенең патогенетик терапиясенең бердәнбер препараты булып тора.

Әмма, бүгенге көндә, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының гамьсезлеге нәтиҗәсендә, балигъ булмаган балалар Тормыш өчен кирәкле «Нусинерсен (Спинраза)» дару препараты белән тәэмин ителмәгән, бу аның гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куя.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Кайбыч районы прокуратурасы баланың «Дефлазакорт» препараты белән түләүсез тәэмин итү хокукын тану һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына аны вәкаләтле медицина оешмасы тәкъдим иткән дозаларда дару белән тәэмин итү бурычын йөкләү таләбе белән Казан шәһәренең Вахитов судына мөрәҗәгать итте.

Дәгъва гаризасы каралуда.

 

ТР Кайбыч районы прокуратурасы


19
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе Бөек Ватан сугышында җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан акчалар түләүгә кереште.

10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча 1941-1945 еллардагы сугыш вакыйгаларында катнашкан сугыш инвалидларына һәм ветераннарына апрель аенда пенсияләр һәм башка социаль түләүләр белән бергә бирелә.

“Татарстан Республикасында Җиңү көне уңаеннан 749 ветеран өстәмә түләү алачак”. Аларның 167се – Бөек Ватан сугышы инвалиды, 582се - сугышта катнашкан ветераннар. Түләүләр Пенсия фонды органнарында булган мәгълүматларга нигезләнеп башкарыла”,  - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин.

Исегезгә төшерәбез: сугыш инвалидларына һәм ветераннарына Җиңү көне уңаеннан бер тапкыр бирелүче акча Россия Президенты В.В.Путинның 2019 елның 24 апрелендә кабул ителгән 186 санлы “Җиңү көне уңаеннан кайбер категория гражданнарга ел саен бирелүче акчалата түләүләр турында”гы Указы нигезендә түләнә.

 

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасыбуенчабүлекчәсенең контакт – үзәге8-800-600-0-357

Интернет-ресурсларwww.pfr.gov.ru , sprrt.ru

www.vk.com/pfr_rt,

www.facebook.com/pfrrt,

www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

www.ok.ru/group/58408636907571

https://t.me/PFRTATARbot

8-960-088-30-74

Пенсия фондының Татарстан Республикасыбуенчабулекчәсе Пресс – хезмәте(843)279-2513.

pressa.pfr@gmail.com


15
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

              Агымдагы елның 11 апреленнән ана (гаилә) капиталы акчаларыннан файдалану кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр (Хезмәт министрлыгының 2021 елның 26 февралендә кабул ителгән 93 санлы приказы) сертификат акчасын тулысынча яисә өлешчә булачак пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга җибәреп, соңрак башка максатларда файдалану өчен кире алучыларга кагыла. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.

          Сертификат хуҗасы капитал акчасын пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга тотарга дигән карарын үзгәртергә теләсә, ул Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә һәм 6 ай эчендә бу акчаны торак шартларын яхшыртуга, балаларны укытуга яисә инвалид баланы социаль адаптацияләүгә юнәлдерергә тиеш. 6 ай эчендә гаилә санап үтелгән вариантларның берсен дә сайлый алмаган очракта бу вакытны сертификат хуҗасының гаризасы нигезендә бары бер тапкыр озайтырга мөмкин. Карар озайтылган срокта да кабул ителми икән, 3 айдан соң Пенсия фонды пенсия тупланмаларын шул ук дәүләтнеке булмаган Пенсия фондына яисә моңа кадәр тупланма өлеш формалашкан идарәчел компаниягә кире җибәрә.

            Балалы гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән кабул ителгән федераль программа гамәлгә кергәннән бирле 73 сертификат хуҗасы, 2021 елда 2 әни, гариза язып, ана капиталы акчасын булачак пенсияләренә җибәрделәр. Шуларның берсе, фикерен үзгәртеп, сертификат акчасын кире Пенсия фондына кайтарды.

           2007 елдан бүгенгәчә Татарстанда 328500 ана (гаилә) капиталы серитфикаты тапшырылды.

 

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге 8-800-600-0-357

Интернет-ресурслар www.pfr.gov.ru , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

    www.ok.ru/group/58408636907571

     https://t.me/PFRTATARbot

 8-960-088-30-74

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.


22
март, 2021 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе хөкумәте даими рәвештә квалификацияләрен күтәрергә кирәк булган һөнәр ияләренең пенсиягә вакытыннан алда чыгу кагыйдәләренә керткән үзгәрешләрне раслады. Бу хакта Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.

Бу беренче чиратта мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләргә кагыла. Моңа кадәр аларның  эш стажларына эштә булган, вакытлыча эшкә яраксыз көннәр, ел саен бирелә торган һәм өстәмә түләүле ял, йөкле хатыннарны зарарлы  факторлар  куркынычы янамый торган эшкә күчерү вакытлары гына кертелә иде.

“Укытучылар һәм табиблар даими рәвештә квалификацияләрен күтәреп торырга тиеш, чөнки шуннан башка үсеп баручы стандартлар кысаларында хезмәт күрсәтә алмый. Ә бу инде берничә атна яисә ай хезмәт стажы дигән сүз. Махсус карар белән расланганлыктан бу чорларны махсус стажга суд карары буенча гына кертеп була иде. Хәзер законга үзгәреш кертелгәч 2021 елның 18 мартыннан башлап белем кутәрү курсларында булган вакыт махсус стажга кертелә. Әлеге чор өчен хезмәткәрнең эш урыны һәм хезмәт хакы саклану, эш бирүченең хезмәткәр өчен мәҗбури пенсия иминиятенә взнослар күчерүе төп шарт булып тора, ” – дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

Үзгәрешләр кагылган затларның тулы исемлеге 2013 елның 28 декабрендә кабул ителгән 400 номерлы “Иминият пенсиясе турында”гы Федераль  Законның 30 һәм 31 статьяларында күрсәтелгән. Пенсиягә вакытыннан алда чыгу вакыты күчеш периодын исәпкә алып 2019 елда – ярты, 2020 елда – ел ярым, 2021 елда – өч, 2022 елда – 4 елга озайтыла. 2023 елда һәм аннан соң пенсиягә чыгу вакыты 5 елга кичектерелә. Әлеге хезмәткәрләрнең махсус стаж туплап пенсиягә вакытыннан алда чыгу яше фиксацияләнә, бу хокукны (“вакытыннан алда” пенсия билгеләү ) 2019 елдан 2034 елга кадәр һәм аннан соң хезмәткә яраклы яшь һәм  күчеш положенияләрен исәпкә алып тормышка ашырырга мөмкин.

Тиешле махсус хезмәт стажы тупланган укытучылар, медицина хезмәткәрләре һәм иҗат белән шөгелләнүче хезмәткәрләр пенсия алды статусы һәм шуның белән бергә ташламалардан файдалану хокукы алалар.

 

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге 8-800-600-0-357

Интернет-ресурслар www.pfr.gov.ru , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

    www.ok.ru/group/58408636907571

     https://t.me/PFRTATARbot

 8-960-088-30-74

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.

pressa.pfr@gmail.com


19
март, 2021 ел
җомга

Татарстанда терлекчелек актив рәвештә үсә, гаилә фермалары һәм эре комплекслар төзелә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кайнар линиясенә нәселле таналар сатып алу буенча сораулар белән еш мөрәҗәгать итәләр. Шуңа күрә без сезгә нәселле терлекне кайда сатып алырга мөмкин булуы һәм аны сатып алуга нинди субсидияләр алып булуы турында сөйләргә булдык.

Нәселле терлек турында мәгълүмат:Татарстан тибындагы холмогор токымы, абердин-ангус, голштин, герефорд һәм лимузин токымлы терлекләр, шулай ук атлар, сарыклар һәм дуңгызлар турында квартал саен мәгълүматны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Баш нәсел идарәсе сайтында яки 8(843)221-77-64 телефоны буенча белергә мөмкин. Шулай ук биредә республиканың нәсел хуҗалыкларының исемлеге һәм аларның контактлары белән танышырга да була.

Нәселле терлек һәм балык үрчетү материалын сатып алу өчен аларның хакыннан 40% күләмендә субсидия каралган, әмма бу сумма таналар һәм атлар өчен 50 мең сумнан да артык була алмый, кәҗәләр өчен - 15 мең сумнан, сарыклар һәм дуңгызлар өчен 10 мең сумнан да артык була алмый. Тулырак мәгълүматны шулай ук Нәсел идарәсе сайтында яки8(843)221-77-60, 8-800-444-16-70 телефоннары аша алырга мөмкин. Татар токымлы атлар өчен субсидия артыграк күләмдә - 60% каралган. Дәүләт ярдәме алу өчен булган терлекләрнең баш санын саклап калу мөһим шарт булып тора.

 


16
март, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге иминләштерүчеләр өчен яңа сервис эшләтеп җибәрү турында хәбәр итә, аның ярдәмендә дистанцион рәвештә Россия Пенсия фондының техник ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә һәм ПФРга электрон документ әйләнеше аша бирелә торган шәхси (персонификацияләнгән) исәпкә алу буенча хисап мәсьәләләре буенча консультация алырга мөмкин.
Хәзерге вакытта техник ярдәм күрсәтү хезмәте тарафыннан иминиятләүчеләрнең «теркәлгән затның хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматлар» (СЗВ-ТД) формасы буенча электрон документ әйләнеше (ЭДО) аша бирелә торган хисап мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләре эшкәртелә. Мөрәҗәгатьне электрон адреска җибәрергә мөмкин otchet_pfr@101.pfr.ru к

Башка төр мәгълүматлар буенча мөрәҗәгатьләрне эшкәртү сервисларны ЭДОГА күчерү буенча башкарылачак.

«Теркәлгән затның хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматлар» формасы буенча хисаплылык, шул исәптән аны тутыру тәртибе, мәгълүмат тапшыру сроклары, форматы һ. б. турында мәгълүмат РФ Пенсия фондының рәсми сайтында " электрон хезмәт кенәгәсе» бүлегендә урнаштырылган. www.pfr.gov.ru

ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге 8 800 600 0 357

Интернет-ресурслар pfr.gov.ru кат sprrt.ru

www.vk.com/pfr_rt,

www.facebook.com/pfrrt,

www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

www.ok.ru/group/58408636907571

https://t.me/PFRTATARbot

8-960-088-30-74

https://www.instagram.com/pension_fond_rt/ Фәрит Мөхәммәтшин: "Телебез яшәсә, без дә яшәрбез!"
Пенсия фондына консультация сорап дистанцион мөрәҗәгать итү

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге иминләштерүчеләр өчен яңа сервис эшләтеп җибәрү турында хәбәр итә, аның ярдәмендә дистанцион рәвештә Россия Пенсия фондының техник ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә һәм ПФРга электрон документ әйләнеше аша бирелә торган шәхси (персонификацияләнгән) исәпкә алу буенча хисап мәсьәләләре буенча консультация алырга мөмкин.

Хәзерге вакытта техник ярдәм күрсәтү хезмәте тарафыннан иминиятләүчеләрнең «теркәлгән затның хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматлар» (СЗВ-ТД) формасы буенча электрон документ әйләнеше (ЭДО) аша бирелә торган хисап мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләре эшкәртелә. Мөрәҗәгатьне электрон адреска җибәрергә мөмкин otchet_pfr@101.pfr.ru к

Башка төр мәгълүматлар буенча мөрәҗәгатьләрне эшкәртү сервисларны ЭДОГА күчерү буенча башкарылачак.

«Теркәлгән затның хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматлар» формасы буенча хисаплылык, шул исәптән аны тутыру тәртибе, мәгълүмат тапшыру сроклары, форматы һ. б. турында мәгълүмат РФ Пенсия фондының рәсми сайтында " электрон хезмәт кенәгәсе» бүлегендә урнаштырылган. www.pfr.gov.ru

ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге 8 800 600 0 357

Интернет-ресурслар pfr.gov.ru кат sprrt.ru

www.vk.com/pfr_rt,

www.facebook.com/pfrrt,

www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

www.ok.ru/group/58408636907571

https://t.me/PFRTATARbot

8-960-088-30-74

https://www.instagram.com/pension_fond_rt/

 


10
март, 2021 ел
чәршәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 8 яшькә кадәрге балаларга 5 мең сум күләмендә декабрь ае түләмәгән гаиләләргә агымдагы елның 31 мартына кадәр бер тапкыр бирелә торган түләү турында гариза бирергә кирәклеген искәртә. 31 марттан соң бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гариза бирү мөмкинлеге булмаячак. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки шәхсән Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә бирергә мөмкин.

Искәртеп узабыз, Президент Указы нигезендә, бер тапкыр бирелә торган түләү 7 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына, уллыкка алучыларына, опекуннарына һәм попечительләренә йөкләнгән һәм гаиләдә һәр балага 5 мең сум тәшкил итә. 2020 елда 3 яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләү яки 3тән 16 яшькә кадәрге балалар өчен бер тапкыр бирелә торган түләү алган барлык гаиләләргә Пенсия фонды декабрьдә өстәмә түләүне автомат рәвештә тапшырды. Республикада барлыгы 2 млрд. сумнан артык суммага 405 меңнән артык Татарстан баласы түләде.

Әмма гаиләдә бала 2020 елның 1 июленнән соң туган очракта, ата-аналар ел дәвамында Пенсия фонды биргән балаларга бер генә түләү өчен дә мөрәҗәгать итмәгән очракта, мөстәкыйль рәвештә гариза бирергә кирәк. Шулай ук түләү өчен гаризаны шул исәптән указ чыкканнан соң, ягъни 2020 елның 18 декабреннән соң туган балаларга да бирергә кирәк.

Моның өчен ата-аналарга гаризада һәр баланың туу турында таныклык мәгълүматларын һәм акча күчереләчәк банк счеты реквизитларын күрсәтергә кирәк. Гариза, шулай ук, әгәр ата-аналарның инде балалары өчен түләүләр алган, банк счеты ябылган булса, кирәк булачак.

ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге 8 800 600 0 357

Интернет-ресурслар pfr.gov.ru кат sprrt.ru

www.vk.com/pfr_rt,

www.facebook.com/pfrrt,

www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

www.ok.ru/group/58408636907571

https://t.me/PFRTATARbot

8-960-088-30-74

https://www.instagram.com/pension_fond_rt/

БҮЛЕШҮ: 

  •  

 


5
март, 2021 ел
җомга

Агымдагы елның 2 мартыннан башлап ана капиталы исәбеннән айлык түләүләрне күчерүнең  узган елда коранавирус инфекциясе таркалу һәм аңа бәйле рәвештә чикләүләр кертелү сәбәпле кабул ителгән вакытлыча тәртипкә үзгәрешләр кертелде. Бу турыда Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы  Бүлекчәсе  хәбәр итә.

        Узган елның апреленнән бүгенге көнгә кадәр гаиләләргә түләүләр ата-аналардан гаиләнең керем күләмен раслаган гариза алмыйча, Пенсия фонды тарафыннан автомат рәвештә күчерелеп килде.  Хәзер түләүләрне  дәвам иттерү өчен кабат гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы яисә Пенсия фонды порталындагы шәхси кабинет аша тапшырырга мөмкин. Гаризалар сертификат хуҗасыннан яки аның вәкиленнән фондның клиентлар хезмәтендә һәм күпфункөияле үзәкләрдә дә кабул ителә.

         Исегезгә төшерәбез, ана капиталыннан айлык акчалата түләүдән икенче балага өч яшь тулганчы файдаланып була. Икенче балага бер яки ике яшь тулганнан соң, түләү алырга хокукы барлыгын раслар өчен гаиләгә Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки һәр түләү чоры бер елга гына исәпләнгән. Гаризалардан тыш гаиләдәге ата-ананың һәм балаларның айлык керемнәре турында белешмә дә сорала, уртача керем гаиләдәге һәр кешегә ике яшәү минимумыннан артмаска тиеш.

          Быелдан башлап Пенсия фонды  мәгълүматьләрне үзе җыю сәбәпле, гаиләләрнең купчелегенә айлык керем күләмен дә  исбатларга туры килмәячәк. Мәгълүматлар фондның үз базасыннан, социаль тәэминатның бердәм мәгълүматлар системасыннан, Федераль салым хезмәте мәгълүматлары да кертелеп баручы ведомствоара хезмәттәшлек системасыннан алына.

           Ата-ананың берсе хәрби, коткаручы, полиция хезмәткәре яисә  башка көч структурасы хезмәткәре булган, гаиләдә стипендия яисә берәр уку йортының грантын алучы булган очракта керем күләмен расларга кирәк булачак.

          “Ана капиталы исәбеннән айлык  акчалата түләү алу өчен икенче бала туганнан соң өч ел дәвамында мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Балага алты ай тулганчы мөрәҗәгать иткән очракта акча бала туган яисә уллыкка алынган көннән башлап барлык айлар өчен дә түләнә. Мөрәҗәгать балага яшь ярым булып төркәлгән очракта, акча гариза бирелгән көннән түләнә башлый”,- ди Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

           2020 елда ана капиталы исәбеннән гаиләләргә 169 миллион сум акча түләнгән, бу алдагы ел белән чагыштырганда ике тапкырга артык.

          

 

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге 8-800-600-0-357

Интернет-ресурслар www.pfr.gov.ru , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

    www.ok.ru/group/58408636907571

     https://t.me/PFRTATARbot

 8-960-088-30-74

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.

pressa.pfr@gmail.com


3
март, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 25 февралендә Кайбыч районы прокуроры Сөләйманов Алмаз Багай авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте.

Район прокурорына шәхси кабул итүгә җирлектәге 3 кеше мөрәҗәгать итте.

Гражданнарны кабул итү барышында башкарма производство өлкәсендә һәм социаль түләүләр алу турында, шулай ук коммуналь хезмәтләр өчен түләү мәсьәләләре буенча җирле кешегә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.

Район прокуроры А.Р. Сөләймановка хокукый характердагы аңлатмалар бирелде, квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтелде.

2 язма мөрәҗәгать район прокуратурасы хезмәткәрләре тарафыннан тикшереләчәк һәм мөрәҗәгать итүчеләргә законда билгеләнгән тәртиптә хәбәр ителәчәк.

 

Кайбыч районы прокуратурасы

Район прокуроры урынбасары Хафизов Ф. Ф.

89178941919

 


15
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле Әфганстан республикасында интернациональ бурычларын үтәгән сугышчыларыбыз! Кадерле кешебез, батырлыгыгыз һәм кыюлыгыгыз кемгәдер өмет һәм коткарып калуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Сезгә ныклы сәламәтлек, рухи тынычлык һәм тигезлек, мораль ныклык телибез. Игелекле һәм ярдәмчел йөрәкләрегез өчен сезне туганнарыгыз һәм якыннарыгызның мәхәббәте һәм кайгыртучанлыгы, якты мизгелләр һәм шатлыклы очрашулар белән бүләк итсен.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International