ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Хөрмәтле авылдашлар! Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйбыз!

 Кадерле дуслар! Сезгә чын күңелдән иминлек, тынычлык, сәламәтлек һәм бәхет телим! 


27
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

       “Ростелеком” һәм Россия Пенсия фонды “Интернет азбукасы” программасының киңәйтелгән  курсы өчен яңа модуль әзерләделәр, ул  “Ял һәм сәяхәт итәр өчен интернет: нечкәлекләр һәм файдалы киңәшләр” дип атала. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.

       Яңа курс моңа кадәр компьютер белән эшләүнең база күнекмәләрен өйрәнүчеләр өчен дә, белемнәрен тирәнәйтеп, интернет мөмкинлекләреннән тагын да киңрәк файдаланырга теләүче өлкәннәргә дә өстәмә өйрәнү материаллары комплектыннан гыйбарәт.

      Яңа курс ярдәмендә тыңлаучылар интернет аша тимер юл һәм авиабилетлар сатып алуның уңайлы һәм популяр ысуллары белән танышалар, чит шәһәрдә кунакханәдә урын алу, экскурсиягә язылу, театр яисә концертка билетны интернет аша алырга өйрәнәләр.

      Укыту модуле бу хезмәтләрнең барысын да дөрес эшләргә ярдәм итәчәк.

      Инде берничә ел дәвамында “Ростелеком” һәм Россия Пенсия фонды даими рәвештә “Интернет азбукасы” программасының киңәйтелгән курсын яңа модульләр белән тулыландыра.

      Курсларда шөгыльләнүчеләр һәм интернеттан файдаланучылар, Азбукаинтернет.рф. интернет порталындагы кире элемтә формасы аша мөрәҗәгать итеп, модульләрнең тематикасын билгелиләр. Дәреслекнең электрон версиясе, киңәйтелгән курсның барлык модульләре, өлкән буын вәкилләренә яңа теманы үзләштерүдә ярдәмлекләр – укытучылар өчен булекләп бирелгән рекомендацияләр һәм һәр дәрескә кирәкле күргәзмә әсбаплар да шунда урнаштырылган.

      “Интернет азбукасы” программасы материалларын пенсионерларга компьютер грамоталылыгы буенча дәресләр бирүчеләр һәр тема буенча аерым курслар итеп тә, өстәмә дәресләр үткәрү өчен материал буларак та файдалана ала.

       Исегезгә төшерәбез, “Интернет азбукасы” укыту пособиесе һәм шул исемдәге интернет-портал “Ростелеком” белән Россия Пенсия фонды арасында пенсионерларны компьютер грамоталылыгына өйрәтү буенча хезмәттәшлек турында 2014 елда кул куелган килешү кысаларында алып барыла. Хезмәттәшлекнең максаты – пенсионерларның дәүләт хезмәтләреннән электрон рәвештә файдалану мөмкинлеген җиңеләйтү, компьютерда эшләү күнекмәләренә өйрәтеп, аларның тормыш дәрәҗәләрен күтәрү һәм сыйфатын яхшырту.

 

 

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (8-800-600-0-357

Интернет-ресурслар www.pfrf.ruОписание: vk_logo_small_blue , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

Описание: facebook        www.facebook.com/pfrrt,

Описание: 5761ba6c7938615555c037d1        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

  Описание: 20150213095025!Одноклассники  www.ok.ru/group/58408636907571

   Описание: Описание: image-27-08-20-10-34https://t.me/PFRTATARbot Описание: Описание: 5761ba6c7938615555c037d1Описание: Описание: 5761ba6c7938615555c037d1

 

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.

pressa.pfr@gmail.com

 


19
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе хөкүмәтенең 2020 елның 6 августында кабул ителгән 1191 номерлы карары буенча коронавирус белән зарарланган яисә авыру йоктырган дигән шикле  пациентларга  ярдәм күрсәтүче  медицина хезмәткәрләренең агымдагы елның 1 гыйнварыннан 30 сентябренә кадәрге чорда хезмәт стажы махсус тәртиптә исәпләнә. Вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы бирә торган бер көн алар өчен  ике  тиешле хезмәт көне итеп исәпләнә. Бу хакта медицина хезмәткәрләренә Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.

Медицина хезмәткәрләренең ташламалы иминият стажы шәхси (персонифициальләшкән) исәп мәгълүматлары нигезендә раслана. Шәхси исәп  документларына үзгәреш керткәнче билгеләнгән тәртиптә эш белән тәэмин итүче биргән документлар буенча исәпләнелә.

Исегезгә төшерәбез, авыл җирендә 25 ел, шәһәрдә 30 ел эшләп махсус стаж туплаган медицина хезмәткәрләре вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия.  Бу очракта медицина хезмәткәрләре өчен вакытыннан алда иминият пенсиясенә чыгу вакыты махсус хезмәт стажы тулган һәм пенсия билгеләүне  сорап мөрәҗәгать итүне  кичектерү чорыннан чыгып исәпләнелә.

2020 елда кичектереп тору чоры ел ярым тәшкил итә. Бу исә махсус стаж 2020 елда  тулган очракта,  пенсия билгеләүне сорап мөрәҗәгать итү чоры  бер ел ярымга, 2021 елда тулса – өч елга,  2022 елда тулган очракта  дүрт елга кичектерелә дигәнне аңлата. 2023 елда һәм аннан соңгы чорда махсус  ташламалы стаж туплаучылар өчен кичектереп тору чоры биш ел тәшкил итәчәк.

 

 

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (8-800-600-0-357

Интернет-ресурслар www.pfrf.ruОписание: vk_logo_small_blue , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

Описание: facebook        www.facebook.com/pfrrt,

Описание: 5761ba6c7938615555c037d1        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

  Описание: 20150213095025!Одноклассники  www.ok.ru/group/58408636907571

   Описание: Описание: image-27-08-20-10-34https://t.me/PFRTATARbot Описание: Описание: 5761ba6c7938615555c037d1Описание: Описание: 5761ba6c7938615555c037d1

 

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.

pressa.pfr@gmail.com

 

Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе агымдагы елның 31 декабренә кадәр эшләүче һәр хезмәткәр эш белән тәэмин итүчегә традицион кәгазь яисә электрон хезмәт кенәгәсен  сайлавы турында гариза бирергә кирәклеген искә төшерә.

Хезмәт кенәгәсен нинди вариантта алып бару ысулы сайлау хокукына бары тик эшләүче гражданнар гына ия. Хезмәт эшчәнлеген 2021 елның 1 гыйнварыннан соң башлаучыларның сайлау хокуклары булмаячак. Аларның хезмәт эшчәнлекләре турында мәгълүмат бары тик электрон вариантта гына алып барылачак.

Хезмәт кенәгәсен электрон вариантта алып баруның өстенлекле ягы шунда: хезмәткәр үзенең хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүмат белән теләсә кайсы вакыт таныша ала. Электрон хезмәт кенәгәсен күчереп алырга, бастырырга, электрон почта аша  дәүләт хезмәтләре яки Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеттан потенциаль  эш белән тәэмин итүчегә җибәрергә мөмкин.

Болардан тыш электрон хезмәт кенәгәсен югалтып булмый, кенәгәнең кәгазь вариантын тутырганда очрый торган төгәлсезлекләр һәм хаталар җибәрелми.

 

 

 

 

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (8-800-600-0-357

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

    www.ok.ru/group/58408636907571

     https://t.me/PFRTATARbot

 

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.

pressa.pfr@gmail.com

 


11
октябрь, 2020 ел
якшәмбе

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Чын күңелдән гаилә бәхете, нык сәламәтлек һәм озын гомер телибез. Эш һәрвакыт ләззәт алып килсен, ә җир мул уңыш белән куандырсын. Кече Ватанга тугрылыгыгыз, бөтен халык өчен тырыш һәм җентекле хезмәтегез өчен рәхмәт! Сезнең һәрберегез ярдәмендә без экологик яктан чиста һәм сыйфатлы азык-төлек продуктлары, ә иң мөһиме, яңа һәм тәмле икмәк белән тәэмин ителдек. Бәйрәм белән, игенчеләр! 


6
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

 Кайбыч районы прокуратурасы Яшел Үзән районында яшәүче 39 яшьлек ханымга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ ҖК 306 маддәсенең 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан (җинаять кылу турында белә торып ялган  күрсәткечләр.)

    Суд тарафыннан 2020 елның 2 августында хөкем ителүченең, белә торып ялган күрсәткечләр биргән  өчен җинаять җаваплылыгы турында кисәтеп, иминият килешүе буенча иминият түләүне алырга теләп, Татарстан Республикасы Кайбыч районы Борындык авылында ана йортында янгын вакытында 43 мең сумлык акча һәм  кыйммәтле әйберләрне урлау турында язма гариза белән район полиция бүлегенә мөрәҗәгать итүе ачыкланган.

       Гаепләнүче әлеге мәгълүматның ялган булуын белә, чөнки югарыда күрсәтелгән кыйммәтле әйберләрне һәм акчаларны ул яшергән.

      Тикшерү барышында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Эксперт-криминалистика үзәге психофизиологик тикшеренүләр үткәргәннән соң гына ул үз гаебен таныды.

     Суд аңа 15 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләде.

      Хөкем карары законлы көченә керде.

       Кайбыч районы прокуратурасы


5
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Яраткан укытучыларыбызны котлыйбыз. Үз гомерләрен багышлаган искиткеч кешеләр безгә белем генә түгел, ә үз мәхәббәтләрен дә бүләк иттеләр. Сезнең эшегез - ул гади генә хезмәт түгел, ул чын Сәләт, аңа бары тик ачык йөрәк һәм күңел җылысы белән генә якын килергә кирәк. Күңел җылыгыз, зирәклегегез, намуслылыгыгыз һәм Бөек сабырлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сезгә бәхет һәм сәламәтлек, сүнмәс тузан һәм эшегездә дәрт, акыллы һәм белемле бер генә буын тәрбияләвегезне телибез. Укытучылар көне белән!


24
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе 2020 елның 1 октябреннән пенсияләр һәм башка социаль түләүләр “Мир” түләү системасы карталарына күчерелүе турында хәбәр итә.

Федераль закон белән расланган “Мир” яңа түләү системасына күчү 2017 елда башланды.

Пенсияләрен банк карталары белән алучы пенсионерларга 1 октябрьгә кадәр “иске” карталарын “яңа” “МИР” картасына алмаштырырга кирәк. Моның өчен кредит учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә һәм яңа карта ясатырга гариза язарга кирәк.

Пенсияләрне “МИР” түләү системасы картасы белән алуга күчү пенсионерлар үзләре ияләшкән пенсия  алу көнен үзгәртми. Пенсия күчерә торган торган банклар “МИР” картасын түләүсез ясыйлар һәм картага бушлай хезмәт күрсәтәләр.

“МИР”картасын алмаштырганда пенсия күчерә торган исәп счеты үзгәргән очракта пенсионерга дәүләт хезмәтләре яисә Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша исәп-хисап счетының үзгәрүе турында гариза юлларга  яисә 2020 елның 1 октябренә кадәр яшәү урыны буенча Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Пенсияләрен почта, китереп тапшыру хезмәте аша  алучы яисә банк счетына (сберкнижкага) күчертүче гражданнарга “МИР” картасын алырга кирәкми.

 

 

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

    www.ok.ru/group/58408636907571

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.


23
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе исегезгә төшерә: балаларга тиешле айлык һәм ай саен бирелә торган акча түләүне сорап моңа кадәр мөрәҗәгать итмәгән  гаиләләрнең гариза язарга тагын ике атна вакытлары калып бара. Агымдагы елның 1 октябреннән соң гаризалар кабул ителмәячәк.

3 яшькә кадәрге һәм 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга тиешле  түләүләрне сорап гаиләләр 30 сентябрьгә кадәр мөрәҗәгать итә алалар.

Акча түләүне сорап язган гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша юлларга күпфункцияле үзәк яисә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә килеп тапшырырга мөмкин.

Гаризада гариза язучы һәм түләү тиешле баланың шәхси  мәгълуматларыннан тыш акча күчерелергә тиешле кредит оешмасының реквизитлары һәм гариза язучының счет номеры да күрсәтелергә тиеш. Акча башка кеше счетына күчерелми. Өстәмә документлар  соралмый.

3 яше тулмаган яисә 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге баларның опекуннары  яки попечителләр гаризаны күпфункцияле үзәккә яисә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә барып бирергә тиеш. Гариза белән  мөрәҗәгать  итүченең  шәхесен һәм  опекунның вәкаләтен раслаучы докуметлар да кирәк булачак.

Тулырак мәгълуматны Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсенең контакт- үзәгендәге 8-800-600-0-357 телефоны буенча алырга мөмкин.

 

 

 

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

    www.ok.ru/group/58408636907571

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513


22
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген 22 сентябрь көнне,  Олы Подберезье авыл җирлеге Советының  яңа дүртенче  чакырылыш (созыв) утырышы булып узды.

   13 сентябрь көнне җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау булып үтте. Безнең авыл җирлеге Советындагы 10 округ буенча күрсәтелгән кандидатлар депутат булып сайланды һәм тиешле тәртиптә теркәү узды. Шулай итеп Олы Подберезье авыл җирлегенең вәкаләтле органы формалашты. Әлеге беренче утырышта,  Устав нигезендә,  кадрлар мәсьәләсе буенча җаваплы карарлар кабул итү булды. 

        Олы Подберезье авыл җирелеге Советының утырышы  көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләрне  карады:

  1. Авыл җирлеге башлыгын сайлау турында;
  2. Муниципаль район Советына вәкил сайлау турында;
  3. Авыл җирлеге башлыгы урынбасарын сайлау турында;

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International