Татарстанда ел башыннан 11,5 меңнән артык гаилә бала туганда бер тапкыр түләнә торган пособие алды

2023 елның 30 мае, сишәмбе

Татарстанда ел башыннан 11,5 меңнән артык гаилә бала туганда бер тапкыр түләнә торган пособие алды

 

 

         Ел башыннан Татарстан Республикасының 11,5 меңнән артык гаиләсе бала туганда бирелә торган пособие  - бер тапкыр күрсәтелә торган ярдәм чарасы алды. Пособиене социаль фонд ата-аналарның берсенә бирә. Бу  төр түләүне финанслауга Татарстан Социаль фонды бүлеге 264 млн. сумнан артык акча юнәлтте.

        «Быел пособие күләме 23 мең сумга якын тәшкил итә.  Гаилә район коэффициенты кулланыла торган территориядә яшәгән очракта, пособие әлеге коэффициентка арттыру хисабына югарырак күләмдә булачак», - дип аңлатты Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

        Баланың рәсми рәвештә эшли торган әнисе яисә әтисе пособиене алу өчен үзенең эш бирүчесенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Ә инде эшләмәүче ата-анага түләүне рәсмиләштерү өчен  дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирергә, социаль фондның клиент хезмәтенә яки шундый хезмәт күрсәтә торган күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

        Түләү керем дәрәҗәсенә бәйсез рәвештә  Россиядә яшәүче барлык гаиләләргә тиеш һәм һәр балага бирелә. Акчаны шулай ук баланың опекуннары, уллыкка алучылары яки тәрбиягә алган ата-аналары да рәсмиләштерә ала.

.

 

 

 

Описание: куар в релиз

Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча

 бүлекчәсенең Контакт –үзәге  8 800 1-000-001

Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru                                 

        www.vk.com/sfr_rt,

Описание: image-27-08-20-10-34 Описание: 20150213095025!Одноклассники  www.ok.ru/group/sfrtatarstan

       https://t.me/PFRTATARbot  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International