Прокуратура аңлата Аерылган ата-аналарга балалары өчен яшәргә яраклы торак булмаган очракта, өстәмә чыгымнар тотарга туры киләчәк.

2020 елның 24 марты, сишәмбе

2020 елның 6 февралендәге 10-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе Гаилә кодексының 86 статьясына «Ата-аналарның балаларга өстәмә чыгымнарда катнашуы»дигән үзгәрешләр кертелде.

Килешү булмаганда һәм РФ Гаилә кодексының 86 статьясындагы 1 пунктында күрсәтелгән аерым шартлар булмаганда, ата-аналарның һәркайсы суд тарафыннан әлеге шартлар белән бәйле өстәмә чыгымнарны тикшерүдә катнашуга җәлеп ителергә мөмкин.

Элегрәк мондый нигезләрнең гамәлдәге исемлеге тулы түгел иде, ләкин барлыкка килгән практика нигезендә, баланың сәламәтлеге торышына (балигъ булмаганнарны дәвалау, аны реабилитацияләү) бәйле хәлләргә карата кулланылды.

Закон чыгаручылар тарафыннан, шулай ук, даими яшәү өчен яраклы торак урыны булмау да мондый хәл дип билгеләнгән.

Закон 2020 елның 17 февралендә үз көченә керде һәм ата-аналарның никахларын өзгән вакытта балаларның торак хокукларын якларга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International