Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Олы Подберезье авыл җирлеге
рус
тат
Авыл җирлеге турында
Идарә итү органнары
Авыл җирлегенең генераль планы
Пресс-служба
Докладлар һәм чыгышлар
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Авыл җирлегенең эше турында материаллары
Архив
Авыл җирлекләре
Олы Подберезье авыл җирлеге
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар. Социаль фондның төбәк бүлеге хезмәткәрләре республика халкына яңа сервисны үзләштерергә ярдәм итә, аның белән эш итәргә өйрәтә. Консультацияләр гадәти клиент офисларында да, өлкән буын вәкилләренең махсус аралашу үзәкләрендә дә уза. Белгечләр MAX һәм "Дәүләт хезмәте" кушымталарын яңарту, шулай ук цифрлы профильне урнаштыру тәртибен аңлаталар. Бүгенге көнгә 42 меңнән артык шәхси консультация үткәрелгән. Фонд хезмәткәрләренең турыдан-туры ярдәме белән 25 меңнән артык цифрлы профиль булдырылган. Пенсия яшендәгеләр өчен Өлкән буын вәкилләренең аралашу үзәкләрендә цифрлы грамоталылык дәресләре оештырылган. Укулар ике этапта уза. Башта катнашучылар лекция тыңлыйлар, анда электрон документның төп өстенлекләре- аның тулы юридик көчкә ия булуы, кеше турында барлык мәгълүматны (ФИО, туу датасы, СНИЛС, пенсиянең төре һәм билгеләнү вакыты) үз эченә алуы һәм, кәгазь варианттан аермалы буларак, аны югалтып булмавы, үзең белән йөртергә кирәкмәве – мәгълүматларның һәрвакыт телефонда булуы турында беләләр. Аннары остазлар җитәкчелегендә алар "Дәүләт хезмәте" порталына керәләр, документлар бүлеген табалар, электрон таныклык ачалар һәм QR-код формалаштырырга өйрәнәләр. "MAX мессенджерындагы цифрлы профиль - безнең гражданнар куллана ала торган уңайлы сервиска ышанычлы адым ул. Күргәнебезчә, татарстанлылар, бигрәк тә өлкән буын вәкилләре, яңа мөмкинлекләр белән актив кызыксыналар. Республикада яшәүче 25 меңнән артык кеше электрон таныклыкның өстенлекләрен бәяләде инде: аны югалтып булмый, ул һәрвакыт кул астындагы смартфонда һәм тулы юридик көчкә ия. Безнең бурыч - хезмәтләрдән файдалану уңайлырак һәм гадирәк булсын өчен гражданнарга яңалыкларны куллану тәртибен аңлату, үзләштерергә ярдәм итү», - дип өстәде Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фонды Татарстан Республикасы бүлегенең хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар- 8 800 100 0001 телефон номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек әйләнәсе эшли).
9
апрель, 2026 ел
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге төбәк халкына федераль социаль өстәмә түләүне дәвам итә
Татарстан Республикасында эшләмәүче пенсионерлар, айлык керемнәре пенсионерның яшәү минимумыннан кимрәк булса, социаль өстәмә түләү ала. 2026 елда бу минимум төбәктә 13 844 сум тәшкил итә. Хәзер Татарстанда өстәмә түләүнең уртача күләме - 3 611 сум. Өстәмә түләү алуга хокукны билгеләгәндә пенсионерга билгеләнгән түләүләр исәпкә алына: пенсия, пенсия тупланмаларыннан вакытлы түләүләр, айлык акчалата түләү һәм социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе, шулай ук коммуналь хезмәтләргә, телефонга һәм транспортка чыгымнарның компенсаөияләрен кертеп, акчалата социаль ярдәм чаралары. Бары тик натураль рәвештә генә бирелә торган ташламалар исәпкә алынмый. Әгәр җыелма керем пенсионерның төбәк яшәү минимумыннан түбәнрәк булса, Россиянең социаль фонды өстәмә түләүне мөрәҗәгәтсез тәртиптә рәвештә билгели. “Әгәр дә түләүләрне индексацияләү күләме узган ел белән чагыштырганда түбәнрәк булса, элек ирешелгән матди тәэмин ителешне саклап калу максатларында, социаль өстәмә исәпләгәндә пенсионерга индексация түләүне узган ел дәрәҗәсенә җиткерәләр. Ягъни, пенсия һәм ЕДВ индексациясе суммалары пенсионерның яшәү минимумыннан тыш түләнә һәм әгәр бу суммалар индексацияләүгә кадәр түләнә торган суммалардан (пенсияләр, ЕДВ) кимрәк булса, аларның аермасы социаль өстәмә күләмгә кертелә һәм киләсе ел индексациясе датасына кадәр түләнә", - дип билгеләде Россия Софиаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
26
март, 2026 ел
2026 елның 1 апреленнән Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге төбәкнең 85,7 меңнән артык кешесенең дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсиясен 6,8 % индексацияләде
Татарстан Республикасының социаль фонды дәүләт тәэминаты буенча пенсияләрне, шул исәптән социаль пенсияләрне дә кертеп, проактив рәвештә арттырачак; алар ел саен апрельдә индексацияләнә. Татарстанлыларга моның өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә яки гариза бирергә кирәкми. Өстәмә түләүләр гадәти китерү графигы буенча керәчәк. Индексация дәрәҗәсе узган ел өчен пенсионерның яшәү минимумы үсешеннән чыгып билгеләнгән һәм 6,8% тәшкил итәчәк. "Индексацияне автоматлаштыру кеше факторын һәм клиент хезмәтләрендәге чиратны төшерүгә мөмкинлек бирде. Хәзер йөзләгән мең перерасчет санаулы көннәрдә үзәкләштерелгән тәртиптә башкарыла. Бу безнең дә, пенсионерларның да ресурсларын бик зур экономияләү. Шул ук вакытта түләүләрнең төгәллеге абсолют булып кала, ә түләүләрне алу сроклары үзгәрешсез кала», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы буенча ОСФР идарәчесе Эдуард Вафин. Апрельдә индексация узачак күпчелек пенсионерларга түләүләр инвалидлык һәм туендыручысын югалтуга бәйле рәвештә билгеләнгән. Моннан тыш, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм "Блокададагы Ленинградта яшәүчегә" билгесе, "Камалган Севастополь кешесе" билгесе һәм "Камалган Сталинград кешесе" билгесе белән бүләкләнүчеләрнең пенсияләре индексацияләнәчәк. Арттыру шулай ук хәрби хезмәткә алынган хәрбиләргә, радиация йогынтысына дучар булган гражданнарга, очучы-сынаучыларга һәм пенсионерларның кайбер башка категорияләренә кагыла. Индексация нәтиҗәсендә дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсиянең уртача күләме мең сумнан артыкка артачак һәм 16,1 мең сум тәшкил итәчәк. Инвалид балаларга социаль пенсиянең уртача күләме 1,4 мең сумга, 22,6 мең сумга кадәр артачак. Балачактан беренче төркем инвалидларның айлык пенсиясе 1,4 мең сумга артачак һәм 22,6 мең сум тәшкил итәчәк. Һәр алучының өстәмә күләме пенсиянең индивидуаль күләменә бәйле булачак. Индексацияләнгән түләүләр пенсионерларга апрельдә гадәти китерү графигы буенча киләчәк. 1 апрельдән республиканың социаль фонды шулай ук 80 яшькә җиткән пенсионерларны һәм беренче төркем инвалидларны тәрбияләү буенча түләүне арттырачак. Индексациядән соң түләүләр күләме 1,5 мең сумга кадәр артачак. Социаль фонд кеше карау буенча пенсиягә өстәмә түләүне автомат рәвештә рәсмиләштерә һәм шулай ук аны автомат рәвештә индексация барышында күтәрә. Пенсионерлар яки аларны караучы затлар тарафыннан бернинди өстәмә гамәлләр таләп ителми. Социаль ярдәм, түләү һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда: MAX, ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм да табарга мөмкин. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала - 8 800 100 0001 (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
27
февраль, 2026 ел
2026 елның 1 июненнән Татарстанда балалары булган гаиләләр социаль ярдәмнең яңа чарасын - ел саен бирелә торган гаилә түләүләрен ала алачак
2026 елдан Россиядә ярдәмнең яңа чарасы - ата-аналар өчен еллык гаилә түләве гамәлгә ашырыла башлаячак. Әлеге түләүне алырга икесе дә рәсми рәвештә эшләүче, 18 яше тулмаган яки уку йортының көндезге бүлегендә укучы 23 яшькә кадәрге ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналар (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр) хокуклы. Шул ук вакытта үзмәшгульләр һәм махсус режимнарда эшләүче шәхси эшмәкәрләр өчен бу түләү каралмаганлыгын аңларга кирәк. Түләү илдә даими яшәүче Россия Федерациясе гражданнарына түбәндәге шартлар үтәлгәндә бирелә: мөрәҗәгать итүче һәм аның балалары Россия Федерациясе гражданнары; ата-ана рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган; керемнәргә салым (НДФЛ) түли һәм алимент буенча бурычлары юк. Шул ук вакытта гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү төбәгендә узган елда бер кешегә билгеләнгән яшәү минимумының 1,5 күләменнән артырга тиеш түгел. Түләү билгеләгәндә, гаиләнең тәэмин ителеш критерийлары да исәпкә алына. "Түләү алырга хокук булу-булмауны ачыклау өчен җан башына туры килә торган керемне исәпләргә кирәк. Моның өчен түбәндәге формуланы кулланалар: Җан башына уртача керем = (Гаиләнең еллык керемнәре ÷ 12) ÷ Гаилә әгъзалары саны. Мәсәлән, дүрт кешелек гаилә Татарстанда яши. 2025 елга яшәү минимумы биредә 15 073 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Узган ел ата-аналарның икесе дә 32 000 сум хезмәт хакы алып эшләгән, башка керемнәре булмаган. Димәк, гаиләнең җан башына уртача кереме 16 000 сумга тигез. Бу сумма төбәктә яшәү минимумының бер ярым күләменнән кимрәк (22609,50 сум), димәк, түләүгә дәгъва кылырга мөмкин. Ягъни 4 кешелек гаиләнең түләү алуга исәп тота ала торган максималь еллык кереме 1 085 256 сумга җитә дип санап чыгарырга кыен түгел. Бу очракта ата- аналарның хезмәт хаклары 45 219 сумнан артык булмаска тиеш”, - дип өстәде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Ел дәвамында ата-аналарның хезмәт хакыннан 13% ставка белән физик затлар кеременә салым (НДФЛ) тотыла. Ел нәтиҗәләре буенча салым киметелгән ставка буенча - 6% итеп санала. Аерма гаиләгә кайтарыла. Югарыда китерелгән мисалны дәвам иткән очракта, әгәр дә ир белән хатынның берсе 2025 елда һәр ай саен 32 000 сум хезмәт хакы алып, аның башка керемнәре булмаса, бер ел эчендә аннан 49 920 сум керем салымы тотылган булып чыга. 6% ставка буенча салым 23 040 сум тәшкил итә. Аермасы - 26 880 сум. Әлеге сумманы гражданин кире кайтара ала. Салым кайтарырга хокуклы гражданнар НДФЛ түләгән елдан соң килгән елның 1 июненән 1 октябренә кадәр гариза бирә ала. Ягъни 2026 елда 2025 ел түләүләрен сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Документларны «Дәүләт хезмәтләре» порталы, күпфункцияле үзәк яисә Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтендә бирергә мөмкин. Кирәкле мәгълүматларның күпчелек өлешен фонд белгечләре мөстәкыйль рәвештә соратап алачаклар, әмма аерым белешмәләрне (мәсәлән, уку йортыннан) мөрәҗәгать итүчегә шәхсән бирергә кирәк булачак. Социаль фондта гариза 10-30 эш көненә кадәр карала, уңай карар кабул ителгәннән соң, акча 5 эш көне дәвамында күчерелә. Түләү елына бер тапкыр башкарыла, ә түләү алу хокукын ел саен расларга кирәк. Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз