Пенсияләрне 7,3% ка индексацияләү нәтиҗәсендә иминият пенсиясенең уртача күләме 1 617 сумга артты һәм уртача 23 777 сум тәшкил итте. Картлык буенча хезмәт пенсиясе белән бергә инвалидлык буенча һәм туендыручысын югалту сәбәпле иминият пенсияләре дә артты.
Соңгы индексациянең үзенчәлеге аның эшләүче пенсионерларга да кагылуында. Пенсияләр моңа кадәр үткәрелгән барлык индексацияләрне исәпкә алып билгеләнгән суммага арттырылды, индексация 200 меңнән артык эшләүче пенсионерга кагылды. Эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү аларга түләнә торган пенсиягә түгел, ә аның билгеләнгән күләменә карата кулланылган, анда инде хезмәт эшчәнлеге чорында үткәрелгән барлык индексацияләр дә исәпкә алынган.
"Әлеге вариант пенсионерлар индексация нәтиҗәсендә шактый өстәмә акча ала алсын өчен кулланылды. Бу исә индексация эшләүче пенсионер хәзер ала торган суммага түгел, ә ул эштән туктаган очракта алачак пенсия суммасына ясалган дигән сүз. Эштән туктаганнан соң, аның пенсиясе ул пенсия яшенә җиткәннән соң үткәрелгән барлык индексацияләрне исәпкә алып кабат исәпләнәчәк,», - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Мисал. Эшләүче пенсионер 2021 елдан бирле 17 425 мең күләмендә пенсия ала. Аның шәхси счетында пенсиянең күләме ул пенсиягә чыкканнан соң үткәрелгән индексацияләрне исәпкә алып, 22 809 сум күләмендә билгеләнгән. Гыйнвар индексациясе әлеге югары пенсия күләменә карата 7,3% ка ясалган. Нәтиҗәдә, пенсионер ала торган 17 425 сум пенсиягә 1 665 сум өстәлгән. Ә пенсионер эштән туктагач, аның индексация нәтиҗәсендә арттырылган пенсиясенә төшереп калдырылган индексацияләр суммасы да өстәләчәк һәм пенсиясе 24 474 сум тәшкил итәчәк.
Бер үк вакытта индивидуаль пенсия коэффициенты бәясе һәм иминият пенсиясенә беркетелгән түләү күләме дә 7,3 %ка арттырылды. Бер индивидуаль пенсия коэффициентының бәясе 133,05 сумнан 142,76 сумга кадәр, иминият пенсиясенә теркәлгән түләү күләме 8 134,88 сумнан 8 728,73 сумга кадәр арттырылды.
Сорауларыгыз булса, сез Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәге телефоны буенча консультация ала аласыз: 8-800-1-00000-1 (дүш.-пәнҗ. 08.00 дән 17.00 гә кадәр, җомга 08.00 сәгатьтән 15.45 кә кадәр).
Актуаль яңалыклар белән сез шулай ук - ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә дә таныша аласыз.
Суд аны Россия Федерациясе Җинаять кодексының 166 статьясындагы 1 өлешендә каралган җинаять кылуда, автомобиль яисә башка транспорт чарасын урлау (урлау) максатыннан башка хокуксыз тоткан өчен гаепле дип тапты.
Судта ачыкланганча, 2023 елның ноябрендә хөкем ителүе гамәлдән чыгарылмаган гаепләнүче төнлә Кайбыч муниципаль районы территориясендә «Пежо» маркалы автомобилен хокуксыз кулга төшергән.
Суд аны Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 158 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты (урлау, ягъни чит кешенең мөлкәтен яшерен урлау). Судта ачыкланганча, 2024 елның 16 октябрендә, исерек хәлдә булган ир-ат,юри, табыш алу ниятеннән, чит кешенең мөлкәтен урлау максаты белән, иҗтимагый куркынычны һәм үз гамәлләренең хокуксызлыгын аңлап, мөлкәти зыян китерү рәвешендә иҗтимагый куркыныч нәтиҗәләр булачагын алдан күреп һәм шуны теләп, йорт хуҗабикәсе улын мәктәпкә озатырга урамга чыкканнан соң, шкаф киштәләрен яшертен генә аның ирләр өчен 3000 сумлык яңа бәдрәф суын урлаган һәм аны үз теләге белән кулланган.
Ир-ат үз гаебен таныган. Суд РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип танырга һәм аңа 100 (йөз) сәгатькә мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләргә карар чыгарды.
Хөкем карары законлы көченә кермәде.
Район прокуратурасы судта районда яшәүче 40 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул РФ ҖК 157 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табылды (суд карарын бозып, ата-ананың балигъ булмаган балаларны карау өчен акчаны җитди сәбәпләрсез түләмәве, әгәр бу гамәл берничә тапкыр кылынган булса).
Суд утырышында билгеләнгәнчә, хатын-кыз суд карары нигезендә балаларга алимент түләргә тиеш. Элегрәк җәмәгать судьясы карары белән алиментны нигезле сәбәпләрсез түләмәгән өчен ул РФ КоАП 5.35.1 маддәсенең 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган иде, әмма үзе өчен тиешле нәтиҗәләр ясамады, алимент буенча түләмәде, бурычны түләү өчен бернинди чаралар да күрмәде, нигезле сәбәпләрсез.
Суд, дәүләт гаепләүчесе позициясен исәпкә алып, хатын-кызга дүрт айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде, хезмәт хакының 10% дәүләт кеременә тотып калды.
Хөкем карары законлы көченә кермәде.
Суд аны РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты (административ җәзага тартылган зат тарафыннан исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү). Судта 2024 елның 9 октябрендә ир – ат, исерек хәлдә, транспорт чарасы белән идарә итү хокукына ия булмаган хәлдә, үзенә караган механик транспорт чарасы-мопед белән идарә иткән хәлдә, Дәүләт теркәү билгесеннән башка Кайбыч районы торак пункты буйлап хәрәкәт иткәнлеге ачыкланган. Элегрәк бу ир-ат исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.
«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында ремонтланган юлны тикшерү нәтиҗәләре буенча, закон таләпләрен бозып, тигез булмаган юллар киселешендә «юл бирегез» юл билгеләре юклыгы, шулай ук әлеге участок транспорт чаралары хәрәкәте барышында сул якка куркыныч борылыш белән күрсәтелгәнлеге, әмма «борылыш юнәлеше» билгесе юклыгы ачыкланган. Ачыкланган хокук бозулар буенча Кайбыч районы прокуратурасы тарафыннан «Главтатдортранс» ДКИ директоры адресына федераль закон бозуларны бетерү һәм киләчәктә мондыйларны булдырмау турында күрсәтмә кертелгән, ул каралган, канәгатьләндерелгән, хокук бозулар бетерелгән.
Гыйнварның беренче атнасы Яңа ел бәйрәмнәренә туры килү сәбәпле, балалар пособиеләре банк счетларына керә торган татарстанлылар аларны 28 декабрьгә кадәр алачак.
28 декабрьгә кадәр Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге түбәндәге төр түләүләрне күчерә:
Пособиене почта аша алучы Татарстанлыларга пособиеләр почта бүлекчәләренең эш графигы нигезендә китереләчәк.
Декабрь өчен вакытыннан алда түләү алган ата-аналарга гыйнвар ае өчен пособиеләр стандарт график буенча 2025 елның февралендә киләчәк.
Сорауларыгыз булган очракта сез , 8-800-1-00000-1 телефоны буенча Социаль фондның Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәгенә шалтыратып, консультация ала аласыз (дүш.-пәнҗ. 08.00-17.00, җомга конне 08.00 - 15.45 сәгатьләрдә).
Актуаль яңалыклар белән сез безнең ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрдә дә таныша аласыз.
18 декабрьдә Татарстан Республикасы Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта республикада балалы гаиләләргә Социаль фонд тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында сөйләде.
Ул чыгышын республикада Социаль фондның төбәк бүлеге тарафыннан күрсәтелә торган иң саллы һәм кирәкле ярдәм чараларының берсе –балалы гаиләләргә ана капиталы бирү турында сөйләүдән башлады.
"Инде 17 ел дәвамында ана капиталы - "Демография" милли проектының үзәк чарасы булып тора. Бүгенге көндә Татарстанда 400 меңнән артык гаилә ана капиталына сертификат алды», - диде Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Ул шулай ук гаиләләргә сертификат алуны һәм ана капиталы акчаларын файдалануны мөмкин кадәр җиңеләйтү максатында программага күп еллар дәвамында үзгәрешләр кертелүе турында сөйләде. Россия Президенты Владимир Путин инициативасы буенча 2020 елда ук программа киңкырлы үсеш алды - ул 2030 елга кадәр озайтылды, капитал суммасы артты, беренче бала туган яки уллыкка алган гаиләләргә дә ана капиталына сертификат алу хокукы бирелде.
"Ана капиталына сертификат бирелә башлаган вакыттан алып, аның күләме өч тапкырдан күбрәккә артып - 250 мең сумнан 833 024, 74 сумга кадәр җитте. 2024 елда беренче балага ана капиталы күләме 630,4 мең сум тәшкил итә. Икенче бала туганда гаилә 202 643, 96 мең сум күләмендә өстәмә түләү ала. Икенче яки аннан соңгы бала туганчы ана капиталына хокукы булмаган гаиләләр, икенче бала
тугач, берьюлы 833 024, 74 сум акча алалар ", - дип билгеләп узды Эдуард Вафин.
Үз чыгышында ведомство башлыгы ана капиталы акчаларын файдалануның 5 юнәлеше турында әйтеп үтте: торак шартларын яхшырту, ана капиталы акчаларыннан айлык түләүләр, инвалид балалар өчен товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр сатып алу, булачак тупланма пенсия формалаштыру һәм, сертификат акчасын файдаланганнан соң, ана капиталының 10 мең сумнан артмаган калган өлешеннән бер тапкыр бирелә торган түләү.
«Сертификаттан файдалануның иң популяр юнәлеше булып, элеккечә, торак шартларын яхшырту кала, әлеге юнәлешне Татарстанның 320 меңнән артык гаиләсе сайлап алган. 48 меңнән артык гаилә акчаны балаларны укытуга тоткан, 27 меңнән аз гына артыграк гаилә ана капиталыннан айлык түләүләр ала, 171 әни акчаны булачак пенсияләрен формалаштыруга җибәрергә карар кылган һәм 3 гаилә инвалид баланы интеграцияләүгә һәм адаптацияләүгә гариза биргән», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге аша 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр һәм йөкле хатын-кызлар түләүләр ала. Түләү күләме күчемле һәм күчемсез мөлкәтне һәм гаиләнең барлык әгъзаларының керемнәрен комплекслы бәяләгәндә гаиләнең мохтаҗлыгы критерийларыннан чыгып билгеләнә. Балаларга пособиенең максималь күләме 12 741 сум, авырлы хатын-кызларга 14 317 сум тәшкил итә. Бүгенге көндә Татарстанда 231 меңнән артык бала бердәм пособие ала, гомуми түләүләр күләме 22,7 млрд. сум тәшкил итә.
Ана капиталыннан һәм бердәм пособиедән тыш, Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге балалы гаиләләргә ярдәм итүнең башка чараларын да тормышка ашыра:
Әлеге чаралар белән Россия Социаль фондының рәсми сайтында җентекләбрәк танышырга мөмкин.
Татарстан Республикасында эшләүче 45 620 кеше авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә түләү ала. Әлеге хокукка картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясе алучы, авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эш стажы булган эшләмәүче пенсионерлар ия.
“Авыл стажы” өчен өстәмә түләү картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. 2024 елда ул 2033, 72 сумга тигез.
Тиешле хезмәт стажын шәһәрдә туплап, аннары авылга яшәргә күченеп кайткан пенсионерлар әлеге хокуктан файдалана алмый. Ә инде гомер буе авыл җирлегендә хезмәт итеп, аннары шәһәргә күчкән пенсионерлар өчен ташлама алу хокукы саклана.
«Тиешле вазыйфаларда тиешле стаж туплаган эшләмәүче авыл пенсионерларына авыл стажы өчен өстәмә иминият пенсиясен билгеләгәндә үк кушыла, моның өчен аерым гаризалар язу яки документлар җыю таләп ителми. Ә пенсиягә чыккач эшләүләрен дәвам итүче пенсионерларга эштән туктаганнан соң өстәмә билгеләүне сорап Социаль фондның клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак”, - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
«Авыл» стажына Россия Федерациясе, 1992 елның 1 гыйнварына кадәр - элеккеге СССРның союздаш республикалары территориясендәге авыл хуҗалыгы оешмаларында үсемлекчелек, терлекчелек яисә балык үрчетү тармаклары һөнәрләре һәм вазифаларында эшләү керә.
Һөнәрләр белән Россия Хөкүмәтенең 2018 елның 29 ноябрендәге 1440 номерлы карары белән расланган исемлектә танышырга мөмкин. Әлеге исемлеккә 500дән артык һөнәр кертелгән: агрономнар, механизаторлар, колхоз әгъзалары һ.б. Гади хезмәткәрләрдән тыш, исемлектә совхоз директорлары, колхоз рәисләре, мөдирләр һәм мастерлар да бар.
Актуаль яңалыклар белән сез безнең - ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә таныша аласыз. Дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә с 08.00дән-17.00 га кадәр, җомга көнне 08.00 – 15.45 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 телефоны буенча Социаль фондның Татарстан бүлеге бердәм контакт-үзәге белгечләреннән консультация алырга мөмкин.